(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Казанда “Московский” Мәдәният һәм спорт
үзәгендә (элек – Урицкий мәдәният йорты) бар көченә капиталь төзекләндерү
эшләре башкарыла. Барлык эшләр тәмамлангач, ул күп функцияле мәдәни үзәккә
әйләнәчәк, бирегә көненә 500-гә якын кеше килеп йөри алачак. Казан Мэры Илсур
Метшин төзекләндерү эшләрен тикшерү барышында, мәдәният йорты эшчәнлеген замана
таләпләренә туры китерергә кушты.
Эшләр барышы
турында шәһәр башлыгына Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов һәм “Ремонтстройсервис” подрядчы оешмасының генераль директоры
Миңнегәрәй Насыйбуллин сөйләделәр. Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, “Московский”
Мәдәният һәм спорт үзәге урнашкан бина 1939 елда төзелгән. Шул вакыт аралыгында
биредә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре башкарылмаган.
Подрядчы сүзләре
буенча, бина каркасы яхшы сакланган, әмма “эчлеге” яхшы ук таушалган. “Хәзерге
вакытта барлык констукцияләр торгызылды. Яңа заманча материаллар белән эшләрне
дәвам итәбез”, - диде М.Насыйбуллин.
Төзекләндерелгәннән
соң, бина яңарып кына калмаячак, ул замана таләпләренә туры киләчәк. Алар турында
Казан Мэрына “План” архитектура һәм дизайн студиясе дирекоры Регина Сөендекова
сөйләде. Аның сүзләре буенча, дизайнерлар төрле чаралар үткәрергә мөмкин булган
күп функцияле заманча киңлек оештырыдылар.
Мәсәлән, биредә коворкинг
зонасы, кафе һ.б. барлыкка киләчәк. Бинаның планын үзгәрткәннән соң, монда кече
актлар залы, дәресләр өчен уңайлы эргономик класслар кебек яңа бүлмәләр барлыкка
киләчәк. Спорт залын төзекләндерү үзәктә иң көтелгән үзгәреш булып торачак.
Үзәк директоры Наилә Мостафина сүзләре буенча, бина озак вакыт дәвамында авария
хәлендә торды. Хәзер инде биредә шөгыльләнергә зур чират җыелды.
Илсур Метшин 420
урынга исәпләнгән зур актлар залында башкарыла торган эшләргә аерым игътибар
итәргә кушты. Мэр фикеренчә, шәһәр өчен ул тагын бер концерт мәйданчыгы
булачак. “Бу филармония залы кебек тагын бер мәйданчык булачак”, - диде шәһәр
башлыгы.
Проект кысаларында
архитекторлар бина диварларын гына түгел, Үзәк территориясен дә
төзекләндерделәр – биредә хәзер яшел зона, яңа экологик киңлек барлыкка
киләчәк. Бина тышкы яктан да үзгәрәчәк – тәрәзә периметры буйлап бизәкләр
барлыкка киләчәк, фасад яктыртылачак.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, эш күләме аны таң калдырды. “Биредә советлар заманының
архитектурасы матурлыгы саклана, ә сез керткән яңалыклар XXI гасыр казанышларын
күрсәтә. Бу совет мирасы һәм XXI гасыр идеяләренең искитмәле кушылмасы булачак”.
Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, мәдәният йортының тышкы ягын үзгәрткәч, аның эчтәлеген дә үзгәртү
мөһим. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов билгеләп
үткәнчә, яңа концепция эшләнә. Аның буенча парк һәм мәдәният йортында
комплекслы эшчәнлек башкарыла. “Бу бердәм киңлек булачак: җәен барлык
коллективлар да паркта эшләячәк. Музыкаль, сәнгать мәктәпләренең хисап
концертлары шулай ук яшел зонада узачак”, - диде Д.Фәттахов.
Н.Мостафина
раслаганча, “Московский” Мәдәният һәм спорт үзәге форма ягыннан гына түгел,
эчтәлек ягыннан да үзгәрәчәк. “Иң мөһиме – үсеш трендына туры килергә кирәк.
Без балалар да, олылар да иҗади, интеллектуаль яктан үсә алсын өчен барлык
мөмкинлекләр һәм шартлар тудырачакбыз”, - диде директор.
Аның сүзләре
буенча, үзәктә кино сәнгате, фотография, радиотехника студияләре, дизайн,
телләр һ.б. мәктәпләр ачылачак. Шул ук вакытта традицион эстрада сәнгате
түгәрәкләре дә сакланачак. Төзекләндерү эшләренә кадәр үзәктә бер көнгә 150-200
кеше шөгыльләнгән булса, яңартылган бина 500 кешегә кадәр кабул итә алачак, дип
аңлатты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, эшләрне сыйфатлы итеп вакытында башкарырга кирәк. “Московский”
Мәдәният һәм спорт үзәге тулы бер район өчен мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәге булачак.
Бу казанлылар өчен зул бүләк булачак”, - диде Илсур Метшин.