(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Башкарма комитетта үткән киңәшмәдә Казан
Мэры Илсур Метшинга шәһәрнең кайбер урамнарын төзекләндерү концепцияләре
тәкъдим ителде. Архитекторлар һәм дизайнерлар Казанда барлыкка килергә мөмкин
булган кече архитектура формалары һәм арт-объектлар проектларын күрсәттеләр. Составында
архитекторлар Юлия Юнусова, Мария Мелентьева, архитектор-дизайнер, Россия
архитекторлары союзы әгъзасы Артем Беляев булган иҗади төркем уйланмалары
арасында футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Казан тарихына багышланган
инсталляцияләр һәм граффити бар.
Киңәшмәдә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, район администрацияләре
башлыклары, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең шаһәр дизайны бүлеге
җитәкчесе, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая, скульптор Асия Миңнуллина һ.б.
катнашты.
Эскизларны шәһәр
башлыгына Жанна Белицкая тәкъдим итте. Шуларның берсе буенча, Иске Татар
бистәсе территориясендә татар тәрәзәсе йөзлеге инсталляциясе барлыкка килергә
мөмкин. Мәрҗәни урамында архитекторлар зур булмаган скульптуралар төркеме
булдырырга тәкъдим иттеләр: әби-бабай, чәк-чәк тоткан кыз. Авторлар фикеренчә,
алар Иске Татар бистәсе тарихын символлаштырачаклар. Казан Мэры әлеге фикерне
уңай бәяләде һәм скульптур формалар мәгълүмати-тарихи, агарту функциясен үтәргә
тиеш, дип өстәде.
Моннан кала,
архитекторлар Кремль янындагы яшел зонада футбол буенча дөнья чемпионатына
багышланган инсталляция – “Россия-2018” язуы тирәсендә таралган туплар –
урнаштырырга тәкъдим иттеләр. И.Метшин билгеләп үткәнчә, турнир алдыннан
берничә фото зонасы ясарга кирәк, шуларның берсе шушы интсалляция булыр. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, фото зоналарын “Казан Арена” стадионы янында, “Казан” Гаилә үзәге
янында урнаштырырга мөмкин. Мэр Жанна Белицкаяга әлеге сорауны җентекләп
өйрәнергә кушты.
Иҗади төркем
шәһәр районнарында төрле арт-объектлар урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
И.Метшин
проектларны җентекләп өйрәнергә кушты, алга таба алар буенча фикер алышу
булачак.