(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Михаил Ченцов). 30
ноябрьдә Казанда, спорт академиясенең концертлар залында, “Игелекле дулкын”
беренче гала-концерты узачак.
Ул яздырылачак һәм “НТВ” каналында Яңа ел кичендә күрсәтеләчәк. Бүген эшлекле
дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов Игорь
Крутойның Популяр музыка академиясе һәм анда катнашучы яшь казанлыларның уртак
проекты хакында сөйләде. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, фестивальнең
халыкара проект булырлык потенциалы бар.
Беренче урынбасар
сүзләре буенча, “Игелекле Казан” проекты кысаларында туган яңа традициягә Игорь
Крутойның Популяр музыка академиясе белән берлектә нигез салынды. Фестиваль ярдәмендә
яшь казанлылар сәхнәгә танылган артистлар белән менәчәкләр. “Быел фестивальдә Игорь
Крутойның Популяр музыка академиясенең Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж,
Краснодар, Самар, Сочи, Ярославль шәһәрләре укучылары, шулай ук “Детская новая
волна” һәм “Детское Евровидение” халыкара бәйгеләрендә җиңүчеләр катнаша. Бер
сәхнәгә алар белән сәламәтлекләре буенча чикләүләре булса да, иҗади уңышларга
ирешкән балалар да чыгачак”, - диде Д.Фәттахов.
Катнашучылар
арасында Олеся һәм
Анастасия Машейко бар. Настяда – балалар
церебраль параличы. Сәламәтлекләре ягыннан чикләүләр булуга карамастан, кызлар
актив иҗади тормыш белән яшиләр: телевидениедә реклама тавышландыралар, радиостанцияләрдә
турыдан-туры эфирларда катнашалар. “Игелекле дулкында” Җәмил Хәмитов – күрү буенча инвалид – катнашачак. 8 яшеннән ул музыка
мәктәбендә белем ала һәм инде зур казанышларга ирешкән. Җәмил – “Шаг
навстречу”, “Хрустальное
сердце мира”, “На крыльях таланта” кебек халыкара бәйгеләр лауреаты.
Дамир Фәттахов
билгеләп үткәнчә, яшь талантлар белән Россиянең халык артисты Игорь
Крутой, “Голос” тамашасы җиңүчесе Динә
Гарипова чыгыш ясаячак, ә гала-концертны актер һәм алып баручы Александр Олешко
алып барачак.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, Игелекле дулкынның” нәкъ менә Татарстан башкаласында
старт алуы – шәһәр казанышларын тану. “Хөрмәтле маэстро Игорь Яковлевич Крутой
белән безне элекке дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәсбәтләре бәйләп тора”, -диде
шәһәр башлыгы.
Ул билгеләп
үткәнчә, фестиваль сәләтле балаларның мөмкинлекләре чикләнмәгән булуны күрсәтеп
торачак. “Әлбәттә, балаларга дә танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау,
үзләрен үзәк каналда телевидениедә күрү илһам бирәчәк. Һәр бала сәләтле,
сәләтен ачу өчен аңа мөмкинлек һәм шартлар бирергә генә кирәк”, - диде И.Метшин.
Проект 30 ноябрьдә
башлана. Гала-концертны Казанның сәләтле балалары, аларның ата-аналары һәм
педагоглары, хәйрия фондлары карамагындагы балалар тамаша кылачак.
Илсур Метшин “Игелекле
дулкынның” зур проект булачагына ышаныч белдерде. “Әлегә без үзебезнең ил
кысаларында башлыйбыз. Алга таба халыкара проект булып үсеп җитәрбез, дип
уйлыйм”, - диде шәһәр башлыгы.