(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче ноябрь, Михаил Ченцов). 6 һәм 7 декабрьдә Татарстан башкаласында “Игелекле Казан. Хәйриячелек:
төбәкләр тәҗрибәсе ” II Ачык форумы узачак. Чараның георгафиясе киңәю һәм анда
катнашучы федераль экспертлар хакында бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләде.
Д.Фәттахов
сүзләре буенча, быел форумда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ханты-Мансийск,
Сембер, Архангельск, Омск өлкәсе, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Россиянең
башка шәһәр һәм төбәкләре хәйрия фондлары һәм Татарстанның муниципаль районнары
вәкилләре катнашачак.
“Форумга өлкәнең
федераль экспертлары кушылу бик мөһим булып тора. алар арасында – “Подари
жизнь” хәйрия фонды директоры Екатерина
Чистякова, Добро Mail.Ru сервисы җитәкчесе Александра Бабкина, “Детям о важном”
проекты авторы һәм продюсеры Наталья Ремиш, Игелекле шәһәрләр берлеге җитәкчесе Дарья
Буянова”, - дип санап үтте
Д.Фәттахов. Форумда Илья
Чукалинның – Президент грантлары фонды генераль директорының – катнашуы
аерым әһәмияткә ия, дип саный чыгыш ясаучы. Әлеге фонд ил буенча социаль мөһим
проектларга ярдәм күрсәтә торган бердәм оператор булып тора. Мәсәлән, 2017 елда
фонд коммерцияле булмаган оешмаларга 6,5 млрд. сумга грантлар бүлеп биргән.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, форумда катнашучылар георгафиясе киңәю, һичшиксез,
аның үсешенә ярдәм итәчәк. “Игелекле Казан” форумы традицион рәвештә оештырыла.
Аның мәйданчыгы, беренче чиратта, тәҗрибә уртаклашырга, проблемалар буенча
фикер алышырга булышлык итә. “Игелекле Казан” – унике өстенлекле юнәлешләребезнең
берсе, стратегик курс. Аның өстендә без һәрдаим эшлибез”, - диде Татарстан
башкаласы Мэры.
Искәртеп үтәргә
кирәк, форумда катнашу бушлай. Катнашучыларны теркәү 1 декабрьгә кадәр dobroforum.kzn.ru
сайтында башкарыла.