(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин кыш башланыр
алдыннан идарә итүче компанияләргә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән
очрашулар оештырырга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, йорт территорияләрендә калдырылган
машиналар елдан-ел актуаль проблема булып кала. Район администрацияләре
башлыкларына, үз чиратында, бизнес вәкилләре белән кар чыгару буенча
килешүләрне барлап, алар карамагындагы территорияләрне тиешле дәрәҗәдә тоту
йөкләмәсе хакында тагын бер тапкыр билгеләп үтәргә кирәк.
“Район
администрацияләре, Административ-техник инспекция идарәсе, идарә итүче
компанияләр өчен “кайнар” чор башлана. Һава торышы әлегә безнең яклы, әмма кыш
җитәчәк, аның белән бергә эш күләме артчак, шуңа күрә әзер булырга кирәк”, -
диде шәһәр башлыгы.
“Елдан-ел хәл
ителә торган, әмма шәһәрнең һәр районында төрлечә хәл ителә торган мәсьәләләргә
игътибарыгызны юнәлтергә телим. Бу анда яшәүчеләрдән, идарә итүче
компанияләрдән, район администрацияләреннән тора. Мин йортлар территорияләрендә
кар һәм чүпне чыгарырга комачаулаган машиналар турында сөйлим, - диде Илсур Метшин.
– Бездә мөмкинлекләре ягыннан охшаш йорт ишегаллары бар, әмма берсендә - тәртип,
чөнки биредә яшәүчеләр актив, идарә итүче компания белән элемтәдә торалар, ә
икенчесендә - хәлләр шәптән түгел. Шуңа күрә, район администрацияләре
башлыкларын, идарә итүче компанияләрне халык белән эшләүне башларга сорыйм”.
“Аңларга кирәк,
беркем дә килеп, безнең өчен тәртип урнаштырып йөрмәячәк. Идарә итүче компания
җыештырачак, әмма моның өчен аңа мөмкинлекләр бирергә кирәк”, - диде Мэр. Аның
сүзләренчә, җыелышлар, башка чаралар уздыдырга кирәк. Шул ук вакытта, шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, йортларда яшәүчеләр фикеренә дә колак салырга кирәк. “Чираттагы
тапкыр диалог төзергә кирәк, Бу безгә территорияләрне вакытында чистарту
мөмкинлеге бирәчәк. Әлегә бу безнең көчле ягыбыз түгел”, - дип өстәде И.Метшин.