(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген эшлекле
дүшәмбе барышында Башкарма комитетның ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин кышларын Казан ишегалларының тәртибен 55
подрядчы оешмаларының 3 мең урам җыештыручысы һәм 166 берәмлек махсус техника тәэмин итәчәк дип хәбәр итте.
Ул билгеләп узганча, гамәлгә кертелә торган төзекләндерү программасы нигезендә
Казанда 47% ишегаллары территориялере тәртипкә китерелгән һәм төзекләндерелгән ишагалларында машиналар өчен парковка урыннары булдырыла, үз чиратында бу ишегалдында булган тротуарларны чистарту эшләрен җиңеләйтәчәк. “Әлеге
чараларга карамастан, машиналар белән тулган ишегаллары мәсьәләсе һаман
актуаль булып кала”, - дип билгеләде ул.
Кышкы вакытта урам җыештыручыларның вазыйфалары булып ишегалдына керү юлларын, ишегалды мәйданчыкларын һәм җәяүлеләр юлларын (аларның мәйданы 4,5 млн кв. м тәшкил итә)
чистарту эшләре керә. “Эш
өчен
кирәк булган инвентарь һәм ком-тоз катнашмасы һәм реагентлар күләме бар”, - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. Ул урам җыештыручылары
өчен эш шартлары һәм хезмәт хакын түләүнең яңа
схемаларын кертү, эшкә кешеләрне җәлеп
итүгә игътибар
итәргә кушты.
ТКХ комитеты рәисе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта торак оешмаларда 166 берәмлек махсус техника
һәм кече механизация берәмлекләре бар. Бер ел эчендә җыештыру техникасының паркы 11 берәмлеккә арткан. Махсус техниканың күпчелеге Яңа-Савин һәм Совет районнарының территориялеренә хезмәт күрсәтәчәк.
И.Гыйниятуллин искәртеп киткәнчә, йорт
түбәләрен һәм яшәүчеләр үзләре
урнаштырган балкон түбәләрен чистарту мәсьәләсе аерым игътибарга лаек. Соңгыларын чистарту буенча эшне квартира хуҗалары үзләре
башкарырга тиеш.
Билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге нормативлар нигезендә ишегалды территориясе кар яугач, алты сәгатьтән соң
чистартылган булырга тиеш. Тротуарларны яки ишегалдына керү юлларын кул
белән җыештырган очракта, кар тулысынча җыештырылырга тиеш. Түбәләрне
читсарту эшләре үз вакытында
башкарылырга тиеш, биредә җыелган кар капламы 30 см-дан да артмаска тиеш.
Җыештыру эшләре сыйфатсыз башкарылган очракта, шәһәрлеләр үзләре
тора торган йортның идарә итү оешмасына мөрәҗәгать итә ала. Гаризаны “Ачык Казан” (“Открытая Казань”) сайтында яки 236-4-123
һәм
063 телефоннары аша калдырып була. Мәсьәлә хәл ителмәгән очракта, район администрацияләренең иҗтимагый хокук сайлау бүлекләренә яки Шәһәрнең
административ-техник идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.