(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Бүген чираттагы аппарат киңәшмәсе
барышында тышкы реклама урнаштыруның яңа кагыйдәләре хакында сөйләделәр: эшмәкәрләр
белән килешү төзү сроклары 10 елга кадәр артачак, түләү яңа уңайлы схема буенча
башкарылачак.
Тышкы реклама һәм
мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскар Баһаветдинов сүзләре буенча, 2018 елдан
Казанда реклама конструкцияләре санын якынча 40 процентка киметергә
планлаштырыла. Бу ТР башкаласының тышкы күренешен яхшырту өчен эшләнә. Шуның өчен,
эре форматлы реклама җайланмалары шәһәрнең үзәк өлешләреннән алына. Бу “2018-2020
елларда Казан шәһәре территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат өлкәсен үстерү”
яңа муниципаль программасы кысаларында башкарыла.
Чыгышында Ә.Баһаветдинов
билгеләп үткәнчә, Казанда реклама җайланмаларын 2,2 мең берәмлектән 1,34 мең
берәмлеккә кадәр кыскарту эшләре башкарылды. Реклама конструкцияләрен
урнаштыруның яңа схемасы буенча, аларның санын Академик Парин, Мәүлетов,
Оренбург Тракты, Декабристлар, Татарстан, Достоевский, Сәлимҗанов, Назарбаева һ.б.
урамнарда киметү планлаштырыла.
Шул ук вакытта,
яңа муниципаль программа кысаларында, шәһәрдә яңа югары технологияле реклама конструкцияләре
кертеләчәк: электрон-цифрлы өслек, проекцион реклама, коммуникацион
күрсәткечләр. Ә.Баһаветдинов сүзләре буенча, реклама җайланмаларының 600-еннән
150-се цифрлы өслекле булачак.
Үзгәрешләр шулай
ук тышкы реклама урнаштыру кагыйдәләренә дә кагылачак. Килешүләр төзү срогы ике
тапкырга артачак, түләү яңа принциплар буенча башкарылачак.
Казан Мэры Илсур
Метшин үзгәрешләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Килешү срокларын 10 елга
арттырдык, финанс шартларын йомшарттык. Бу, иң беренче чиратта, базарда
катнашучыларга карата безнең ышанычыбызны күрсәтә. Бүгенге көндә шәһәр һәм
реклама агентлыклары арасында конструктив, тигез мөнәсәбәтләр төзелгән. Алар вакытында
түлиләр, барлык теләкләрне исәпкә алалар. Бу – эталон бизнес”, - диде шәһәр
башлыгы.
Шул ук вакытта,
шәһәр башлыгы торгларда катнашучыларга 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья
чемпионаты вакытында реклама конструкцияләрен урнаштыруның аерым шартлары
турында хәбәр итәргә кушты. “Хезмәттәшләребез чемпионат вакытында оештыру
комитеты hospitality зонасында үзләренең конструкцияләрен урнаштыра
алачакларына әзер булырга тиеш. Торгаларда җиңүчеләр конструкцияләрнең оештыру
комитеты тарафыннан кулланылу вакытларын алдан беләчәкләр”, - диде Илсур
Метшин.
Азакта Казан Мэры
төп моментларны кабат билгеләп үтте. “Соңгы биш ел эчендә бер генә килешү дә
өзелмәде. Торгларны оештыруның төп принциплары – законлылык һәм конкуренция. Алардан
шәһәр дә, реклама бирүчеләр дә табышлы”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Искәртеп үтик,
2018 елда булачак торглар электрон аукцион рәвешендә узачак.