(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан Бөтенроссия шәһәр стратегияләре
бәйгесендә җиңү яулады. Буренче урынны ул “Федерация субъектлары башкалалары”
төркемендә Томск шәһәре белән бүлеште. Җиңүчеләрне “Россия шәһәрләре 2030”
стратегик үсеш форумы кысаларында, Екатеринбург шәһәрендә бүләкләделәр.
“Мондый җиңүләр,
һичшиксез, канатландыра, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле
дүшәмбедә. – Бигрәк тә, эре шәһәрләр, миллионлы шәһәрләр, РФ субъектлары
башкалалары арасында”.
Ул билгеләп
үткәнчә, Түбән Новгород, Самара, Сембер һәм Уфа кебек шәһәрләрне узып китү бик
мөһим: “Залда постсовет вакытларны хәтерләгән кешеләр бар. Ике дистә ел элек
кенә бу хакта уйлап та булмый иде!”
Искәртеп үтик, Казан
шәһәренең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе 2016 елның 14
декабрендә депутатлар тарафыннан Казан шәһәр Думасының XII сессияседә кабул
ителде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Стратегия кебек зур документ өстендә
эшләү күп сандагы кешеләр хезмәтен берләштерде.
“Әлеге документ
өстендә фәнни җәмәгатьчелек, эшмәкәрләр, эре сәнәгый оешмалар, иҗтимагый
оешмалар һәм казанлылар бергәләшеп эшләде”, - диде Мэр.
Мэр фикеренчә,
документ өстендә эшләү барышында киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу Татарстан
башкаласының көчле ягы булып торды. “Ярымфинал һәм финалда ничек хәрәкәт
итүебезне игътибар белән күзәтеп бардым. Экспертлар фикеренчә, халык белән
шулай фикер алышу башка бер шәһәрдә дә күзәтелми. Бу бик мөһим. Бу тере
документ, аның буенча эшләргә кирәк булачак”, - диде шәһәр башлыгы.
“Җиңүебез
шатландыра, аның абруйлы жюри тарафыннан бирелүе икеләтә шатландыра”, - дип
ассызыклап китте Мэр.
“Стратегияне
булдыру һәм кабул итү – зур хезмәт, әлеге документны гамәлгә ашыру – зур җаваплылык”,
- дип тәмамлады Илсур Метшин. – Без элеккечә уңайлы мохит булдыру өстендә
эшлибез һәм бу эшне системалы рәвештә алып барабыз”.
Шәһәр стратегияләре
конкурсы турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде. Заочный
этапта экспертлар сайлавын үтеп, Казан стратегиясе ярышларның ярымфиналына
үтте. Ярымфинал 23 октябрьдә Санкт-Петербургта, “Россия төбәкләрендә һәм
шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XVI Бөтенроссия форумы кысаларында, үтте.
Зур аерма белән
Казан финалга чыкты, ул 16 ноябрьдә “Россия шәһәрләре 2030: мөмкинлекләр
киселеше” Бөтенроссия сратегик үсеш форумы кысаларында үтте.
“Бәйге кысаларында,
финалга чыгучылар үзләренең стратегияләрен тәкъдим иттеләр, экспертлар
сорауларына җавап бирделәр. Россиянең эре шәһәрләре арасында Казан стратегиясе
иң яхшысы итеп билгеләнде”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.