(Казан шәһәре KZN.RU,
20-нче ноябрь, Алсу Сафина). Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгының беренче урынбасары Петр Королев ТР Экология һәм табигать ресурслары
министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе директоры итеп билгеләнде. Бу хакта
бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Бу безнең
кадрларга республика дәрәҗәсендә ихтыяҗ булуның тагын бер мисалы булып тора, -
дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. - Петр Сергеевич Башкарма комитетның төрле
структур бүлекчәләрендә җиде ел эшләде – белгеч булып килеп, Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасарына кадәрге юлны үтте”.
Мэр сүзләренә
караганда, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе әлегә кадәр кадрлар
чыныктыру урыны булып тора. “Җирдә” эшләү тәҗрибәсе Петр Сергеевичка яңа урында
тиз үзләшергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам”, - дип ассызыклап үтте Илсур
Метшин.
Ул билгеләп
үткәнчә, экология темасы заманча шәһәр өчен һәрвакыт актуаль булып тора. “Безнең
өчен дә бу өстенлекле юнәлеш, - диде Мэр. – Без уңайлы экологик мохит булдыруга
зур игътибар бирәбез, ТР Экология министрлыгы белән актив рәвештә хезмәттәшлек
итәбез”.
И.Метшин искәртеп
үткәнчә, шәһәрнең яшел каркасын үстерү, яшел утыртмалар өлешен арттыру кебек
максатлар Татарстан башкаласы үсешенең 2030 елга кадәрге стратегиясендә
күрсәтелгән.
Белешмә
Королев Петр
Сергеевич 1988 елның 25 июнендә Түбән Кама шәһәрендә туган.
2010 елда Казан (Идел
буе) федераль университетын (юриспруденция, юрист) һәм Казан дәүләт технология университетын
(предприятиедә икътисад һәм идарә итү, икътисадчы-менеджер) тәмамлый.
2017 елда Мәскәү
шәһәрендә РФ Президенты каршындагы Россия Дәүләт хезмәте академиясендә һөнәри
әзерлек үтә (“Дәүләти-иҗтимагый сәясәт буенча белгеч Executive Master of Public
Policy (EMPP)”) һәм 2016 елда Казан (Идел буе) федераль университетында
квалификация күтәрә (туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү).
Хезмәт юлы:
2006-2010 еллар –
маркетинг буенча белгеч, Казан шәһәренең Башкарма комитеты каршындагы Хуҗалык эшләрен
алып бару буенча муниципаль унитар предприятие, Казан
2010 елда – оештыру-кадрлар
бүлегенең 1 категорияле белгече, “Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитеты” мунципаль учреждениесе, Казан
2010-2012 еллар –
баш белгеч, “Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе”, муниципаль
казна учреждениесе, Казан
2012-2014 еллар –
префектның беренче урынбасары, “Казан шәһәре Башкарма комитетының “Иске шәһәр”
префектурасы" муниципаль казна учреждениесе, Казан
2014-2017 еллар –
башлыкның беренче урынбасары, “Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм
Мәскәү районнары администрациясе”, муниципаль казна учреждениесе, Казан
17.11.2017 – ТР
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе директоры
Бүләкләр: “2013
елда Казан шәһәрендә үткән XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале
(2014), “2014 елда Сочи шәһәрендә үткән XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI
Паралимпия кышкы уеннары” истәлекле медале (2014), “2015 елда Казан шәһәрендә үткән
XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты” истәлекле медале (2015), Казан
шәһәренең Мактау грамотасы (2017).