(Казан шәһәре KZN.RU,
17-нче ноябрь, Зилә Гайфи). Казан Мэры Илсур Метшин чираттагы
тапкыр Башкарма комитетта гражданнарны кабул итте. Казанлылар шәһәр башлыгына
юллар төзекләндерү, бистәләргә газ үткәрү, күп фатирлы йортларны капиталь
төзекләндерү сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
“Кукушкино”
территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе, Параллельно-Прогонная ур., 30-нчы йортта
яшәүче Әнисә Сираҗиева шәһәр башлыгына Магистраль урамын төзекләндерү буенча
мөрәҗәгать итте. Әлеге юл Отар, Кукушкино, Иске Победилово, Яңа Победилово, Поповка торак массивларына илтүче бердән-бер
юл булып тора. Аларда
20 меңгә якын кеше яши. “Юл бик начар хәлдә”, - дип азарланды ул. Моннан бигрәк
Магистраль урамы мәктәп автобуслары хәрәкәте өчен техник шартларга туры килми.
Илсур Метшин
җавап биргәнчә, ТР Президенты кушуы буенча, юлны киләсе елга төзекләндерергә
планлаштырыла. Ул капиталь төзекләндерү программасына кергән, хәзер проектлау
эшләре бара. Юлны төзекләндерү өчен якынча 314 млн сум акча китәчәк.
Бондаренко ур., 9
йортта яшәүче Гөлүсә Низаметдинованы күп фатирлы йортларны капиталь төзекләдерү
буенча сораулар борчый. Аның сүзләре буенча, йорт 1972 елдан
төзекләндерелмәгән.
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, график буенча,
йорт киләсе елга төзекләндерелергә тиеш.
“Киләсе елга төзекләндерү
эшләрен килеп, карап китәрбез”, - диде Мэр һәм администрация башлыгына әлеге
йортта яшәүчеләр белән очрашып сөйләшергә кушты.
Гөлүсә Низаметдинова,
форсаттан файдаланып, шәһәр башлыгына рәхмәтен белдерде. “Мин эшмәкәр, үземнең
кунакханәм бар. Сезгә рәхмәтемне белдерәм. Шәһәр матурайды, юллар яхшырды. Моны
Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм Кировтан килүчеләр дә билгеләп үтәләр. Мэр
кулы сизелә”, - диде ул. Илсур Метшин үз чиратында аңа җылы сүзләре өчен рәхмәт
әйтте.
Бистәләрне газлаштыру
– бүген күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе. “Каенлы бистәсен газлаштыру
эшендә ярдәмегезне сорап мөрәҗәгать итәм. Бистәдә 79 торак йорт бар, әмма газ
булмау сәбәпле, күп кенә җир биләмәләре буш тора”, - дип мөрәҗәгать итте “Клыки”
ТҖҮ рәисе, Строителей урамында яшәүче Илгизәр Әхмәтшин.
Мэр белән
очрашуда билгеле булганча, бистәдә газ үткәрү 2018 елның икенче-өченче
кварталында планлаштырыла – бистә, Министрлар кабинеты карары буенча, газлаштыру
программасына кергән. Хәзер проектлау эшләре башкарыла. Алдан “Поселок” программасы буенча, әлеге торак массивка
су һәм электр тогы үткәрелде.
Казан Мэры хәбәр
иткәнчә, шәһәрлеләр тарафыннан яктыртылган мәсьәләләр игътибар белән
өйрәнеләчәк.