(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Тиздән Казанда, М.Горький ур., 11/2
адресы буенча урнашкан бинада, шәһәрдә беренче шахмат мәктәбе ачылачак. Анда 60-ка
якын спортчы шөгыльләнә алачак. Инде бу елның декабрендә мәктәптә беренче
ярышлар – шахмат буенча Мэр Кубогы уздыру планлаштырылган. Казан башлыгы Илсур
Метшин 1953 елдан төзекләндерелмәгән бинада барган эшләр белән танышты.
Шахмат бүлеге спорт
гимнастикасы һәм акробатика буенча 1-нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
биналарының берсендә урын алачак. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе
директоры Миләүшә Ибраһимова сөйләгәнчә, Казанда әлегә кадәр спорт мәктәбе юк
иде. “1939 елда шахмат бүлеге генә бар иде. Сугыштан соңгы елларда, безнең
мәктәпкә әлеге бина бирелде, әмма шахмат турында бераз онытылды”, - дип
билгеләп үтте ул. Аның сүзләре буенча, республика күләмендә Р.Г. Нәҗметдинов
ис. шахмат мәктәбе эшләп килә, ә шәһәр өчен бу яңа юнәлеш.
Яшь шахматчылар
тулысынча яңартылган бинага киләчәк. М.Ибраһимова сүзләре буенча, даими рәвештә
шахмат мәктәбендә 60 бала белән ике тренер шөгыльләнә ала. Ярышлар вакытында 80-90
спортчы берьюлы шөгыльләнә алачак. “Биредә тәрбияләнүчеләр өчен дә, тренерлар
өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган”, - диде ул.
Физик культура
һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова билгеләп үткәнчә, төзекләндерү
эшләре башланыр алдыннан укучылар һәм тренерларның теләкләре искә алынды.
Шәһәр башлыгы
ассызыклап үткәнчә, шахматчыларның барлык теләкләре дә исәпкә алынырга тиеш. “Ярышлар
урыны, яктылык, экраннар – барысы да Татарстан башкаласы дәрәҗәсендә булырга
тиеш. Шахмат уйнарга теләүчеләр күп. Мондый мәктәп ясау карары кабул ителү бик
яхшы. Мәктәпне лаеклы итик”, - диде Мэр.
Спорт мәктәбе
директоры ышануынча, шахмат мәктәбенә ихтыяҗ зур булачак. “Һәр яңа спорт
мәктәбе – социаль сорауларны чишү. Биредә балалар гына түгел, шахмат яратучы
һәркем шөгыльләнәчәк”, - диде Миләүшә Ибраһимова һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт
сүзләре җиткерде.