(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы ноябрь). Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының 25 еллыгына
багышланган тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара “Корстон”
кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында үтте.
“Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать
палатасының 25 еллыгы. Федераль структураны да – РФ Сәүдә-сәнәгать палатасына
быел 100 ел тула – котлыйсы килә”, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Рөстәм Миңнеханов
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының рәисе Шамил Агиев казанышларын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча,
“Шамил Агиев ТР ССП руле артында тора”. “Шамил Рәхимович бөтенесе белән дә эшли
белә – Татарстан, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләре белән дә,
эшкуарлар белән дә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент Шамил
Агиевка ТР дәүләт бүләге – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен”
ордены медален тапшырды. ССП рәисен шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да котлады
– Ш.Агиевка ул рәхмәт хаты тапшырды.
ТР дәүләт бүләген
– “Фидакарь хезмәт өчен” медален – Россия ССП перзиденты Сергей Катыринга да
тапшырдылар.
Сергей Катырин,
үз чиратында, Татарстан ССП эшчәнлеген югары бәяләде. “Мин рәхмәт сүзләрен
Шамил Агиевка гына түгел, республика җитәкчелегенә дә җиткерәм”, - диде Сергей
Катырин.
Тантанада ТР
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның башка рәсми затлары һәм
бизнес вәкилләре булды, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте.