(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче ноябрь, Алсу Сафина). Кичә Казанда “КАИ Олимп” Мәдәният-спорт комплексында генерал-лейтенант
А.В.Антонов истәлегенә багышланган ветераннар
командалары арасында Халыкара су полосы турниры ачылды. Турнирда 4 команда
чыгыш ясаячак: “Синтез-Мастерс” (Казан), “Спартак-Мастерс” (Волгоград), “Казахстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс 45+”.
Ярышларны ачу
тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт
Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек
Зиннуров, Россия Федераль
куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитов, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Юрий Глазов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР прокуроры Илдус
Нәфыйков, Александр
Антоновның гаиләсе һәм туганнары,
шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР
буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Искәртергә кирәк,
2011 елдан Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсен җитәкләгән
генерал-лейтенант Александр Антонов 2013 елның 13 ноябрендә булган авиаһәлакәттә
үлә. Узган ел Татарстан башкаласында аның истәлегенә ветераннар командалары
арасында су полосы буенча турнир беренче тапкыр уздырылды.
“Александр
Валентинович республиканың көндәлек тормышында да, эре халыкара спорт ярышлары
барышында да иминлек саклауга зур өлеш кертте, - диде ТР Премьер –министры Алексей
Песошин. – Ул шулай ук, Мәскәү дәүләт университетында укыганда, үзенең студент
елларын су полосы белән бәйләгән оста спортчы иде”.
ТР Хакимияте
башлыгы фикере буенча, турнир – “яшьләргә су полосы белән танышу һәм осталардан
тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек”.
Билгеләп үтәргә
кирәк, җиңү өчен көрәшүче 59 уенчы арасында атаклы спортчылар бар: 1980 елгы
олимпия чемпионнары, СССР аткзанган спорт мастерлары Евгений Гришин һәм Сергей
Котенко, ике тапкыр олимпия уеннарында призлы урыннар алган Россия атказанган спорт
мастеры Ирек Зиннуров, Европа чемпионы, Казахстан Республикасы атказанган спорт
мастеры Аскар Оразалинов.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин игътибар иткәнчә, су полосы республикада актив
үсеп бара торган спорт төрләренең берсе булып тора. Татарстанның Су полосы федерациясе әлеге спортны популярлаштыру өчен күп
эш башкара. А.Песошин ассызыклаганча, Татарстанда су полосы үсеше өчен барлык
шартлар да тудырылган.
РФ Федераль
Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт
мастеры Ирек Зиннуров билгеләп үткәнчә, яшьләрне мисаллар белән тәрбияләргә
кирәк. “Александр Валентинович – үрнәк булырлык менә дигән кеше”, - диде ул.
Александр Антонов
– күпләрнең йөрәгендә эз калдырган ачык кеше, дип билгеләп үтте Россия Федераль
куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитов. “Татарстанда
хезмәт иткән кыска вакыт арасында ул үз янына катлаулы бурычларны үти алырдай
хезмәттәшләр туплады, - диде Динар Хамитов. – Ул үз өстенә җаваплылык алырга
курыкмады, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булды. Ул чын командир, акыллы, намуслы
һәм нык иде”. Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсе
җитәкчесе А.Антоновның гаилә әгъзаларына рәхмәт сүзләре ирештерде.
Турнир ачылыр
алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе
Әсгать Сәфәровның, Казан Мэры Илсур Метшинның Александр Антонов турындагы
хәтирәләреннән торган видео язма күрсәтелде.
Казан башлыгы генерал-лейтенантны кантар-кеше, дип атады. “Ул буе белән
дә, эшкә омтылышы белән дә, тормышны яратуы белән дә зур кеше иде, - диде Мэр.
Яхшы әңгәмәдәш, яхшы дус. Эш кабинетыннан тыш – гаилә кешесе. Болар барысы да
кешене характерлый”, - дип уртаклашты истәлекләре белән Илсур Метшин. Ул шулай
ук Универсиада уздыру вакытында бергә эшләүләрен дә сөйләп китте.
Турнир ачылганнан
соң, “Казахстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс
45+” командалары арасында беренче
уен үтте.