(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур
Метшин “4 номерлы Пассажир авто транспорт предприятиесенең” яңа директорын
тәкъдим итте. Искәртергә кирәк, директор итеп элек шәһәр Башкарма комитеты
Аппараты эшләре җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Айрат Исхаков билгеләнде.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, предприятиенең элеккеге директоры Наил Садриев яңа директорга ярдәм
итү өчен киҗәшче вазыйфасында калачак.
Мэр сүзләре
буенча, 4 номерлы Пассажир авто транспорт предприятиесе – шәһәрнең җәмәгать
транспорты өлкәсендә асыл традицияләре булган төп предприятиеләрнең берсе. Күптән
түгел оешма 55 еллыгын билгеләп үтте. “Авыр 90-нчы елларда, ярдәм аз булган
вакытта, предприятие күчерү базарында өлешен генә түгел, коллективын да саклап
кала алды. Бүгенге көндә “4 номерлы Пассажир авто транспорт предприятиесе
җәмәгать транспортының чиреген били. Айрат Хәмитович ныклы хуҗалык кабул итте. Бу
өлкә халык белән бәйләнгән, көн дә игътибар сорый”, - диде шәһәр башлыгы. Илсур
Метшин шулай ук җәмәгать транспорты – шәһәр хуҗалыгының өстенлекле тармагы, дип
билеләп үтте.
“Киңәшче –
янәшәдә, Айрат Хәмитовичның тәҗрибәсе җитәрлек, аңа уңышлар телик”, - дип
өстәде Мэр.
Белешмә
“4 номерлы
Пассажир автотранспорт предприятиесе” МУП 1962 елда 1 номерлы шәһәр
автотранспорт хуҗалыгының филиалы буларак оештырылыган һәм “Тасма” җитештерү
берләшмәсенең элеккеге ат абзарлары территориясендә урнашкан. Бүгенге көндә
предприяте шәһәрнең иң борынгы предприятиеләреннән берсе булып тора. Биредә
800-дән артык кеше эшли, шуларның яртысы –йөртүчеләр, калганнары – кондукторлар,
техник һәм ремонт хезмәткәрләре. Предприятие паркында 264 автобус бар. Алар 21
маршрут (19 шәһәр маршруты һәм 2 махсус маршрут) буенча хезмәт күрсәтә. РФ
предприятиеләре рейтингы буенча, 2015 елда “4 номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесе”
МУП “Финанс тотрыклылыгы һәм эшлеклелек активлыгы күрсәткечләре” һәм
“Ресурлардан файдалану нәтиҗәлелеге күрсәткечләре” номинацияләрендә
беренчелекне яулый.