(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казанда Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең
хисап-сайлау гомуми җыелышы үтте. Казан Мэры Илсур Метшин рәислеге астында
үткән җыелыш барышында ассоциациянең эшчәнлек нәтиҗәсе чыгарылды һәм 2018 елга
эш планы билгеләнде.
Җыелышта РФ
Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей
Сухов, Татарстанның Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, РФ
Муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары союзы рәисе Александр Иванов һ.б.
катнашты.
Сәламләү сүзе
белән РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил
Бабич исеменнән Алексей Сухов чыгыш ясады. Ул җирле үзидарә органнарының дәүләти,
сәяси-хокукый өлкәдә һәм иҗтимагый тормышта мөһим ролен ассызыклады һәм Идел
буе шәһәрләре ассоциациясенең җирле үзидарә үсешенә керткән өлешен югары
бәяләде. “Идел буе федераль округында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе абруйлы
мәйданчык булып тора. Ул 19 ел дәвамында эре шәһәрләрнең эшчәнлеген уңышлы координацияли.
Шул ук вакытта, соңгы өч ел эчендә ассоциациянең географиясе шактый киңәйде –
15-тән 25-кә җитте. Әлеге тенденция бүгенге көнгә кадәр дә дәвам итә”, - диде
вәкаләтле вәкил урынбасары.
Алексей Сухов Михаил
Бабич җитәкләгән ҖҮ үстерү буенча округның консультатив советы белән Илсур
Метшин җитәкләгән Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең федераль законнарны
камилләштерү максатында тәкъдимнәр булдыру өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлеген дә
билгеләп үтте. Мәсәлән, 2017 елда төзекләндерү өлкәсендә норматив-хокукый
регулярлаштыруны камилләштерү буенча уртак тәкъдимнәр Россия Төзелеш
министрлыгы тарафыннан игътибарга алынды.
Үз чиратында,
Илсур Метшин Алексей Сухов йөзендә Михаил Бабичка һәм вәкаләтле вәкилнең бөтен аппаратына
рәхмәтен белдерде. “Без вәкаләтле вәкил аппараты аша, шәхсән Михаил Бабич аша
яхшы эш формасы булдырдык. Инициативаларыбызны федераль хакимияттә дә, Дәүләт
Думасында да ишетәләр. Безнең тарафтан әзерләнгән законнар гамәлгә ашырыла”, -
диде Казан Мэры.
Хисап периодының
төп нәтиҗәләренең берсе итеп ТР башкаласы Мэры Ассоциациянең әгъзалары артуны
әйтте. “Төрле сораулар булса да, муниципалитетларның проблема системасы бюджет,
өлкә иясә крайга карамастан, нигездә, охшаш. Эшнең нәтиҗәләрен күрәбез. Безнең өчен
бу бик мөһим. Ассоциациянең әгъзалары саны артты, бу исә аның эшчәнлеген
күрсәтә”, - дип ассызыклады Мэр.
Билгеләп үтәргә
кирәк, Ассоциациянең көн тәртибенә актуаль мәсьәләр куелды. Аерым алганда, Ассоциациянең
әгъзалары экология, санкцияләнмәгән сәүдә,транспорт белән тәүмин итү сорауларын
карадылар, 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерлек буенча тәҗрибә алмаштылар,
торак программалары буенча фикер алыштылар.
Идел буе
шәһәрләре башлыклары 2018 елга эш планы билгеләделәр һәм Ассоциациянең җитәкче
органнарын сайладылар. Тавыш бирү нәтиҗәсендә оешманың рәисе итеп яңадан Казан
Мэры Илсур Метшин сайланды.
Белешмә өчен
1998 елның 27
октябрендә Самарада Идел буеның 7 эре шәһәре – Казан, Түбән Новгород, Пенза,
Самара, Саратов, Сембер, Чебоксар – җитәкчеләренең беренче гомуми җыелышы узды.
Соңрак аларга Йошкар-Ола, Әстерхан, Саранск, Волгоград һәм Киров шәһәрләре
кушыла.
Хәзерге вакытта Ассоциация
25 шәһәрне берләштерә. Шуларның 14-е – федерациянең Идел буе федераль округы
кысаларында урнашкан субъектлары үзәкләре, 2-е – Көньяк федераль округ шәһәре (Әстерхан,
Волгоград), 9-ы – Идел буе федераль округы төбәкләренең икенчел дәрәҗәдәге шәһәре
(Арзамас, Балаково, Димитровград, Новокуйбышевск, Новочебоксарск, Сарапул, Стәрлитамак,
Сызрань һәм Тольятти). Аларда 14 миллионнан артык кеше яши.