(Казан шәһәре KZN.RU,
15-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Казанга Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең
шәһәр-әгъзалары белән берлектә торакны капиталь төзекләндерү федераль
программасына охшатып инженерлык челтәрләрен капиталь төзекләндерү программасын
әзерләү буенча тәкъдимнәр булдырырга кирәк. Әлеге фикерне бүген Казан шәһәр Думасының
XXI сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин әйтте.
Сессиядә Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда республика җитәкчелеге ярдәмендә
хуҗасыз объектларны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә. Аерым
алганда, бары тик агымдагы елда гына ышанычлы җылылык чыганакларына 3
күпфатирлы йорт тоташтырылды, махсуслаштырылган оешмалар хезмәтенә 35 км
хуҗасыз челтәрләр кабул ителде. Республиканың газ белән тәэмин итү программасы
буенча соңгы елларда 40 километрдан артык газ челтәрләре төзелде, бу безгә
шәһәрнең 10 торак массивында 250-дән артык йорт хуҗалыкларын газ челтәре белән
тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Ел саен якынча 1,5 млрд сумга шәһәрнең гамәлдәге
җылылык челтәрләрен һәм җылылык энергиясе чыганакларын төзекләндерү һәм
реконструкцияләү эшләре башкарыла. Агымдагы елда “Казэнерго” акционерлык
җәмгыяте районнарның 5 пар казаннары биналарында комплекслы модернизация һәм
реконструкция эшләрен башкарды. Барлыгы соңгы өч ел дәвамында “Казэнерго” пар
казаннары биналарының 10% модернизацияләгән (125-тән 13).
Шулай да, әлеге
тармакта чишеләсе мәсьәләләр дә бар. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләре буенча,
Татарстан башкаласында инженерлык челтәрләренең искерүе 60% тәшкил итә.
“Хәзерге күләмдәге финанслау вакытында төгәлләнмәгән төзекләндерүләр
кимемиячәк. Алмаштыру темплары үзгәрешсез калса, челтәрләрнең искерүе котылгысыз.
Бу, үз чиратында, коммуналь катастрофалар куркынычын арттыра”, - диде
И.Гыйниятуллин. Ул билгеләгәнчә, әлеге мәсьәлә илебезнең барлык зур шәһәрләренә
дә хас. “Без закон чыгару актын кабул итү буенча инициатива белән чыгарга
тиеш”, - диде ул.
Илсур Метшин
чыгыш ясаучыны хуплады һәм Идел буе шәһәрләре ассоциациясе шәһәр-әгъзалары
башлыкларына мөрәҗәгать итте. “Бергәләп безгә торак фонды программасына охшатып,
коммуналь челтәрләрне капиталь төзекләндерү программасын әзерләү тәкъдимнәрен
булдырырга һәм аларны федераль структураларга тапшырырга кирәк. Шәһәр Думасы
һәм Дәүләт Советы депутатларын бүген билгеләнгән мәсьәләләрнең хәл ителешен
контрольгә алуларын сорыйм”, - диде Илсур Метшин.
Шуны билгеләп
үтәргә кирәк, бүгенге сессиядә Казанның торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү һәм
торак-коммуналь хезмәтләре сыйфатын арттыру темаларына өстенлек бирелде.
Утырышта шулай ук Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең шәһәр-әгъзалары башлыклары
катнашты.