(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе рәисе Илсур Метшинга Россия Федерациясендә җирле үзидарә үсешенә
керткән өлеше өчен Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының мактау
билгесе тапшырылды. Бүләкне бүген, Татарстан башкаласында узган Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары җыелышы кысаларында, Татарстанның муниципаль берәмлекләре
советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тапшырды.
Моннан кала,
Россия Федерациясендә җирле үзидарә һәм муниципальара хезмәттәшлек үсешенә зур
өлеш керткән өчен Илсур Метшин Россия Федерациясенең федератив төзелеш,
төбәкләр сәясәте, җирле үзидәрә һәм Төньяк эшләре буенча Федераль җыелыш
федераль советы комитетының рәхмәтенә лаек булды. Шәһәр башлыгына бүләкне
Россия Федерациясенең муниципаль берәмлекләре органнары вәкилләре союзы рәисе
Александр Иванов тапшырды.
Казан Мэры белән
бергә рәхмәт хатларын Оренбург башлыгы Евгений Арапов, Киров өлкәсенең законнар
чыгара торган җыелыш рәисе Владимир Быков, Чебоксар башлыгы Алексей Ладыков,
Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең башкарма директоры Владимир Репринцев алды.
Шулай ук,
Александр Иванов кулыннан җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен федератив
төзелеш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең федераль
җыелышы Дәүләт думасы комитеты рәхмәтләрен Волгоград башлыгы Андрей Косолапов,
Пенза башлыгы Виктор Кувайцев, Ижевск башлыгы Юрий Тюрин һәм Йошкар-Ола башлыгы
Александр Принцев алды.
Үз чиратыда,
Илсур Метшин Идел буе шәһәрләре ассоциациясе эшчәнлегендә актив катнашулары
өчен Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисенең рәхмәт хатлары белән Әстерхан башлыгы
Алена Губанованы, Балаково башлыгы Александр Овсянниковны һәм Сембер башлыгы
Сергей Панчинны бүләкләде.