(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе
шәһәрләре ассоциациясенең рәисе итеп яңадан сайланды. Әлеге карар бүген Казан
ратушасында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле
вәкиле урынбасары Алексей Сухов катнашында узган Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында кабул ителде.
Ассоциация әгъзалары
каршында Казан Мэры кандидатлыгын Сембер шәһәре башлыгы Сергей Панчин тәкъдим
итә. Аның сүзе буенча, Илсур Метшин җитәкчелек иткән өч ел дәвамында зур эш
башкарылган. “Идел буе шәһәрләре ассоциациясе эшчәнлегенең нинди темпта баруы
күренеп тора. Безнең алда яңа мөһим бурычлар билгеләнгән, шунлыктан темпны
киметергә ярамый”, - диде С.Панчин һәм И.Метшинны Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе рәисе итеп яңадан сайларга тәкъдим итте.
Үз чиратында,
вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Сухов Илсур Метшинның барлык хакимият
дәрәҗәләрендә дә, шул исәптән халыкара күләмдә дә, җирле үзидарә органнарының
мәнфәгатьләрен яклый алуын билгеләде,. “Без әлеге тәкъдим белән риза, Илсур
Метшинны Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе итеп сайлануын мөмкин дип
саныйбыз”, - диде ул.
Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе рәисе вазифасына Илсур Метшин кандидатлыгы бертавыштан
кабул ителде. Шулай ук, утырыш барышында рәиснең яңа урынбасарлары сайланды, алар
арасында: Чебоксар башлыгы Алексей Ладыков, Сембер башлыгы Сергей Панчин, ә
Ассоциациянең Башкарма директоры итеп яңадан Владимир Репринцев сайланды.
Илсур Метшин
яңадан күрсәтелгән ышанычлары өчен җыелышта катнашучыларга рәхмәт сүзләрен
җиткерде. “Бу җаваплы һәм хөрмәтле эш. Киләсе хисап периодында да без шулай ук
халыкыбыз өчен актив рәвештә бергәләп эшләрбез дип ышашам”, - диде Казан Мэры.