(Казан шәһәре
KZN,RU, 15-нче ноябрь, Алсу Сафина). Җир участокларын рөхсәтсез биләүне
бетерергә һәм алардан максатлы файдалануны контрольдә тотуны тәэмин итү – муниципалитетның
төп бурычы, дип билгеләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының
XXI сессиясендә. Ул билгеләп үткәнчә, файдалану төренә җирле бюджетның нигезен
тәшкил иткән җир салымының ставкасы бәйле.
“Җир участокларын
хисапка бастыру һәм контрольдә тоту – стратегик бурыч. Аны гамәлгә ашыру шәһәрне
инвестицион яктан кызыклырак итәчәк”, - дип ышана шәһәр башлыгы.
Казан Мэры
игътибар иткәнчә, законнарда булган җитешсезлекләр барлык планнарны тулысынча
гамәлгә ашрырыга комачаулый. “Идел буе шәһәрләре ассоциациясендәге
хезмәттәшләребез белән җир участокларына һәм аларда торган күчемсез милеккә хокукларны
дәүләт теркәвенә мәҗбүр итә торган механизмнарның булмавы хакындагы мәсьәләне
берничә тапкыр күтәрдек”, - дип искәртте Илсур Метшин.
Ул, Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе эше кысаларында, күчемсез милеккә хокукларны билгеләнгән
вакыт аралыгында теркәү буенча тәкъдим кертергә һәм аларны үтәмәгән өчен
җаваплылыкка тарту ысулларын билгеләргә тәкъдим итте. “Безгә ТР Дәүләт Советы һәм
Дәүләт Думасы депутатлары да кушылыр, дип уйлыйм. Башкарма комитетны, Казан
шәһәр Думасын әлеге эшкә кушылырга, уртак тәкъдимнәр бирергә һәм аларны ТР
Дәүләт Советына һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле
вәкил аппаратына юлларга сорыйм. Инициативабыз хупланыр, дип уйлыйм”, диде Мэр.
Тулаем алганда,
И.Метшин билгеләп үткәнчә, муниципаль җир контроле – Казанның җирле үзидарә
органнары тарафыннан алып барыла торган контрольнең иң мөһим төре. “Барлык
җирләр буенча да, милек формасына карамастан, контроль гамәлгә ашырыла”, - дип
ассызыклап үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин игътибар
иткәнчә, Россия Реестр идарәсе белән эш җайга салынган. “Әмма закон тарафыннан
контроль эшчәнлегенә карата таләпләр катгыйлану сәбәпле, яңа эффектив методлар
өстендә уйларга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан шәһәр
Думасы депутаты Дилүс
Сираҗетдинов муниципаль контрольнең шәһәр бюджетына файдасы хакында
сорады. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сүзләре
буенча, соңгы ике ел эчендә, мәхкәмә тәртибендә алынган штрафлардан кала,
рөхсәтсез җир участокларыннан файдаланган өчен ел саен 70 млн. сумга якын акча
түләтелде.
Комитет рәисе эш
барышында еш очрый торган мәсьәләгә игътибар итте. Россия Реестрының ТР буенча
идарәсе салган штрафлар үткәрелми һәм административ хокук бозулар буенча эшләр
ябыла.
Тагын бер
проблема – авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы участокларыннан файдалануны контрольдә
тотучы орган федераль дәрәҗәдә билгеләнмәгән.
Р.Галәветдинов
муниципаль җирләрдә стационар
булмаган сәүдә объектларын рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсенә дә тукталды. Соңгы биш
ел эчендә законсыз объектлар саны кимегән. 2012 елда алар саны 2148 булса,
бүгенге көндә алар саны 471 калган.
Җир контролен
гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлеш булып, җир налогы салу һәм аренда өчен түләү
күләмен билгеләү өчен җирләрне хисапка бастыру тора. Бу өлкәдә налог органнары белән
хезмәттәшлек алып барыла.
Нәтиҗәдә депутатлар
муниципаль җир контроле хакындагы мәгълүматны игътибарга алырга дигән карар
кабул иттеләр. Казан шәһәренең Башкарма комитетына, Дәүләт теркәве, кадастр һәм
картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, рөхсәтсез
биләп алынган һәм максатсыз файдаланган җир участокларын билгеләү буенча эшне
дәвам итәргә.