Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Казан
шәһәр Думасының XXI сессиясендә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.
Бүләкләрне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил
урынбасары Алексей Сухов һәм Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Күпьеллык фидакарь хезмәте һәм Россия Федерациясендә җирле
үзидарә үсешенә керткән зур өлеше өчен һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Казан
Мэрына РФ Федераль җыелышы Федерацияләр Советы рәисенең рәхмәте белдерелде.
И.Метшин Идел буе федераль округы төбәкләре территориясендә җирле үзидарә
үсешенә керткән зур өлеше һәм актив эшчәнлеге өчен Россия Президентының Идел
буе федераль округында вәкаләтле вәкиле рәхмәтенә лаек булды.
ТКХ тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен фидакарь хезмәте
өчен медале белән һәм Казан Мэрының рәхмәте белән "Водоканал"
муниципаль унитар предприятиесе директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей
Егоров бүләкләнде. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлеген арттыруга,
Казаның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше өчен "Татарстан Республикасында
җирле үзидарә үсешенә өлеш кертү өчен" медале белән Казанның Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясенең икътисади үсеш бүлеге башлыгы Валентин
Романов бүләкләнде. Финанс- контроль өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен ТР
Президентының рәхмәте белән Казанның контроль-хисап палатасы рәисе урынбасары
Рушания Фәйзрахманова бүләкләнде. Рухи- әхлакый гореф-гадәтләрне үстерүгә өлеш
кертү өчен тынычлыкны һәм конфессияләр арасында дуслыклы мөнәсәбәтләрне ныгыту
өчен Казан мөхтәсибәтенең Әмәт бистәсендәге мәчет имамы Минвәсил Шәфигуллин ТР
Президенты рәхмәтенә лаек булды.
Күпьеллык фидакарь хезмәте һәм шәһәрнең социаль- икътисади
үсешенә керткән өлеше өчен Казан иминлеге өчен күрсәткән хезмәте һәм батырлыгы
өчен мактау билгесе һәм Казан Мэрының рәхмәт хаты белән "Кулон" ЯАҖ
генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдинов бүләкләнде.
Казан шәһәр Думасы депутаты Равил Шәвәлиев Казан иминлеге өчен күрсәткән
хезмәте һәм батырлыгы өчен Казанда физик культура һәм спортны үстерү өчен
куйган хезмәте һәм керткән өлеше өчен мактау билгесе белән бүләкләнде. Казан
Мэрының рәхмәт хаты "Совет районының район торак идарәсе" идарә итүче
компаниясе директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Александр Поливинга шәһәрнең
ТКХ өлкәсе үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен тапшырылды.