(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Әлеге минутларда
Ратушада Казан шәһәр Думасының XXI сессиясе уза. Казан Мэры җитәкчелегендә
үткән утырышта 49 депутаттан 45-е бар. Какрар кабул итү өчен кворум җыела.
Сессиядә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы
вәкаләтле вәкиле Алексей Сухов, Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең 24
әгъза-шәһәрләренең башлыклары һ.б. катнаша.
Депутатлар 10 сорау буенча фикер алышачаклар. Алар арасында:
Муниципаль җир контролен тормышка ашыру турында.
Казанда торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү һәм торак-коммуналь
хезмәтләрнең сыйфатын арттыру турында.
Казан шәһәр Думасының “Җир салымы турындагы” карарына үзгәрешләр
кертү турында.
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлегенең 2017
елга һәм 2018-2019 елларның планлы периодына бюджеты турындагы” карарына
үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасының “2017-2019 елларга Казан шәһәренең
муниципаль милкен приватизацияләүнең фаразлы планы (программасы) турындагы” карарына
үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәренең Башкарма комитеты
органнары хакындагы аерым караларына үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәр Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү
турында.
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәренең җир өсте пассажир
транспорты белә файдалану кагыйдәләре турындагы” карарына үзгәрешләр кертү
турында.
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең
шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында.
Төрлеләр.