(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алсу Сафина). Ноябрь бәйрәмнәреннән соң 10-нчы балалар
сырхауханәсенең Сыртланова ур., 21 адресы буенча урнашкан филиалы үзенең эшен
тулы көченә башлап җибәрде. республиканың яңа программасы буенча башкарылган
капиталь төзекләндерүдән соң, медицина учреждениесе танымаслык булып үзгәрде – коридорлар
яктырак булды, җиһазлар яңартылды һәм коляскалар өчен бүлмә барлыкка килде. 16
мең бала өчен тудырылган яңа шартларны визит барышында Казан Мэры Илсур Метшин
бәяләде.
Шәһәр башлыгы, ТР
сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм ТР Сәламәтлек саклау
министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев
белән бергә, коляска бүлмәсеннән башлады. Исегезгә төшерик, апрельдә үткән
очрашу вакытында сырхауханәнең баш табибы Лилия Мөхәммәтгатова Мэрга коляскалар
бүлмәсе булмау – борчыган сорауларның берсе, дип зарланган иде. Сөйләшү
барышында коляскалар бүлмәсен учреждение янында махсу төзелгән бинада
оештырырга дигән нәтиҗә ясалды. Моннан кала, сырхауханәгә керү алдыннан подъезд
территориясе төзекләндерелде. Хәзер сырхауханә янында бер үк вакытта 10
автомобиль куеп булачак.
Икенче мөһим
мәсьәлә – кечкенә гардероб. Төзекләнлерү эшләреннән соң ул икенче урында
урнашачак, шулай ук ул киңәйтелде – хәзер биредә бер үк вакытта 300 кеше
киемнәрен калдыра ала.
Сырхауханәдә Мэрның
игътибарын иркен ресепшн зонасы җәлеп итте. Баш табиб Лилия Мөхәммәтгатова
аңлатуынча, үзәк зонасын киңәйтү өчен кайбер бүлмәләрне күчерергә туры килгән.
Биредә үк ана һәм
бала бүлмәсе урнашкан. “Шундый бүлмә дә булгач, бу бик җитди”, - дип мактады
Илсур Метшин халык белән эш яхшы оештырылган өчен.
Шәһәр башлыгы
педиатрлар бүлмәләрен карап чыкты. Искәртеп үтик, 10-нчы номерлы балалар
сырхауханәсе өч бинада урнашкан: Җиңү проспекты, 56 (төп бина), Ю.Фучик ур., 4
(1-нче филиал) һәм Сыртланова ур., 21 (2-нче филиал) һәм Идел буе районының 35
меңгә якын балага хезмәт күрсәтә.
Баш табиб
сөйләгәнчә, ата-аналар һәм пациентлар уңайлылыгы өчен тар белгечләрне һәм
диагностиканы Фучик ур., 4 адресында тупларга карар кылынды, биредә хәзерге
вакытта капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. Сыртланова ур., 21 адресы
буенча педиатрия тупланган, сигез кабинетта 16 педиатр участогы хезмәт күрсәтә –
ә бу элекке 8 мең бала урынына 16 мең бала. Тагын 17 педиатр участогы Җиңү
проспектында эшләп килә.
Педиатрлар бүлмәләреннән
тыш филиалда привикалау һәм процедуралар кабинетлары, лаборатория, сакланып
калды, ашыгыч ярдәм бүлмәсе булдырылды.
Гомүмән, Лилия
Мөхәммәтгатова сүзләре буенча, биредә капиталь төзекләндерү кысаларында күп
эшләр башкарылды: инженер коммуникацияләре төзекләндерелде (вентиляция, электр
челтәрләре, җылылык системасы). Агымдагы төзекләндерү чараларына санитар
бүлмәләр, бәдрәфләр, процедуралар бүлмәсе, лаборатория, регистратура бүлмәләре
төзекләндерелде, педиатрия бүлмәләрендә җиһазлар алмаштырылды. Эшләрнең
подрядчысы – “КазаньСоюзСтрой”.
Лилия
Мөхәммәтгатова билгеләп узганча, капиталь төзекләндерү алдыннан ТР сәламәтлек
саклау министры Гадел Вафин катнашындагы киңәшмәдә баш табибларга һәм
подрядчыларга кулланылачак материаллар һәм эшләрнең башка аспектлары
чагылдырылган методик рекомендацияләр таратылды. Шул рәвешле, Казанның барлык
сырхауханәләре бер стандарт буенча төзекләндереләчәк.
“Шәп! Сезнең
сырхауханә 30 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә, бу бер шәһәр! Монда беренче
тапкыр килүемне хәтерлим. Бу башка дәрәҗә түгел, ә башка балалар дөньясы.
Биредә, Алла бирсә, балалар тизрәк савыгачак һәм азрак авыраячак”, - диде Казан
Мэры. Сүз уңаеннан, әлеге сырхауханә филиалында капиталь төзекләндерү эшләре
инде 30 елдан артык вакыт аралыгында башкарылмаган.
“Сыйфатлы
эшләделәр, барысы да исәпкә алынган. Күренеп тора, баш табиб та һәм подрядчылар
да, һәм шәһәр халкының сәламәтлеген саклаучылар да, һәм сәламәтлек саклау
министрлыгы да биредә төзүчеләр белән “яшәгән”, барысын үз йөрәкләре аша
үткәргән”, - диде шәһәр башлыгы. Мэр сүзләре буенча, иң мөһиме әлеге үзгәрешләрне
ата-аналар да күреп торсын.
Кечкенә
пациентларның ата-аналары уңай якка үзгәрешләргә куандылар. “Мин биредә 2003
елдан – башта беренче кызым белән, хәзер икенчесе белән”, - диде якында торучы
Ольга Трескина. – “Төзекләндерүгә кадәр сырхауханә котычкыч халәттә иде. Барысы
да совет заманындагы кебек – иске диварлар, караңгы коридорлар, хәтта
урындыклар да булмады. Хәзер барысы да уңайлы. Бөтен әйбер матур, якты. Балалар
бирегә теләп киләләр. “Уңайлы, җайлы, якты, җылы – балалар өчен бу иң мөһиме”,
- диде микрорайонда торучы Наталья Гаврилова.
Искәртеп китик, әлеге елда медицина учреждениеләрен капиталь
төзекләндерү республика программасы буенча Казанда 25 сырхауханә
төзекләндерелә.