(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
бүген Казанда Казахстан Республикасының Генераль консулы Асхатом Нускабай белән
очрашты. Очрашу генконсулның ТР башкаласында дипломатик миссиясе азакка
якынлашу һәм аның яңа вазыйфага күчүе уңаеннан оештырылды.
Илсур Метшин
кунакны сәламләде һәм Асхат Жарылкасыновичның казанда эшләгән биш елы тиз үтте,
дип билгеләде. генконсул үзенең биредә эшләгән елларын хакында сөйләде. “Мин 2013
елгы Универсиададан башлап, Казанда барган үзгәрешләрнең шаһите булуыма шатмын”,
- дип уртаклашты Асхат Нускабай.
“Уникаль шәһәрнең
мэры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Казан – күп кенә россиялеләрнең хыялы. Россиялеләр
генә түгел, күп кенә чит ил вәкилләре дә биредә булырга, шәһәрне күз кырые
белән генә булса да күрергә тели. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Башка кеше киләчәк,
һәм ул сезнең ярдәмегезне сизәчәк”, - дип билгеләде генераль консул.
Ул шулай ук ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов янында булуын һәм “Фидакарь хезмәт өчен” бүләген
алуы хакында да әйтте. “Безнең дипломатик практикада бу сирәк күренеш”, - диде А.Нускабай.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, Казахатанда яшәүчеләр россиялеләр өчен дә, татарстанлылар
өчен дә тугандаш халык. “Кайдадыр барганда мин үземне өйдәге кебек сирәк хис
итәм. Казахстанда исә туганнарымдагы кебек. Алга таба да мөнәсәбәтләрне ныгыту
өстендә эшләячәкбез”, - диде Казан Мэры.
Казан Ратушасында
узган очрашуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения
Лодвигова катнашты.
Белешмә
Асхат
Жарылкасынович Нускабай 1970 елның 2 апрелендә Алмата шәһәрендә туган. 1987
елда урта мәктәпне тәмамлап, Әл-Фараби ис. Казах милли университетына укырга
керә.
Казахстанның
Тышкы эшләр министрлыгы системасында 1997 елдан хезмәт куя:
1998-2003 еллар –
Кыргыз Республикасында Казахстан Республикасы Илчелегенең консулы.
2003-2005 еллар –
Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының Консул хезмәте департаменты
бүлеге җитәкчесе.
2005-2009 еллар –
Омск шәһәрендә Казахстан Республикасы консулы.
2009-2012 еллар –
Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының Администрация һәм тикшерү
департаменты директоры урынбасары.
2012 елның ноябреннән
– Казанда Казахстан Республикасы Генераль консулы.
2 класслы киңәшче
дипломатик рангына ия, ике кызы һәм бер малае бар.