(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче ноябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Спорт һәм
социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасының (АКБО) күзәтү
советының 55 нче утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында РФ
Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.
Чарада шулай ук ТР
Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры
– ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гафаров, ТРяшьләр эшләре һәм
спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” АКБО
генераль директоры Азат Кадыйров, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе
президентының генераль киңәшчесе Игорь Сивов һәм башкалар катнашты.
Чыгышында Виталий
Мутко билгеләп үткәнчә, 2017 елда Татарстан берничә эре чара кабул итте. Шул
исәптән Конфедерацияләр Кубогы матчлары, Red Bull Air Race авиаузышлары, физик
тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм югары вазыйфа затларның халыкара
конференциясе («МИНЕПС VI») һәм башкалар. Моннан тыш, якындагы елларда
республикада 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты, һөнәри осталык буенча
WorldSkills Competition-2019 дөнья чемпионаты, 2022 елда кыска суда йөзү буенча
дөнья чемпионаты узачак.
“Без эре спорт
вакыйгаларын уздыру өлешендә, аеруча спортны үстерү буенча Дирекция һәм
Татарстан Республикасы эшчәнлеген югары бәялибез, - диде Виталий Мутко. - Казан
танылган спорт үзәгенә әверелде. Сезгә җитди чараларны уздыруны ышанып
тапшыралар һәм сезгә бик теләп киләләр”.
Рөстәм Миңнеханов
үз чиратында Виталий Муткога һәм Россия Спорт министрлыгына төрле проектларны
гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
“Киләсе елның
мөһим вакыйгасы – футбол буенча дөнья чемпионаты. Дирекциянең тәҗрибәсе һәм
мөмкинлекләре бу чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итәчәк, - диде ТР
Президенты. - Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпонатына әзерлек эше тиешенчә
бара. Төп мәсьәләләр Дирекциягә төшә”.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, күптән түгел Татарстан вәкилләре Абу-Дабидагы WorldSkills
ярышларын уздыру тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Аннары утырышта
катнашучылар 2017 елда Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе эшчәнлегенә
йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычларын билгеләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.