(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген парклар – ял итү урыны гына түгел, бу – яхшы фитнес-үзәк тә – шәһәр паркларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә Илсур Метшин шундый бәя бирде.
“Иртән, көндез һәм кичен төрле яшьтәге кешеләрне очрату шатларндыра. Кешеләр көннән-көн паркларда актив спорт төрләре белән шөгыльләнә. Актив өлкән яшьтәге кешеләр скандинавия йөрүе өчен шартлар булдыру хакында сорап мөрәҗәгать иттеләр”, - диде ул.
Шәһәр башлыгы Тышкы төзекләндерү комитеты рәисенә, район администрацияләре башлыкларына, Парклар һәм скверлар дирекциясенә әлеге тәкъдим буенча социаль проект эшләргә кушты. “Безнең паркларда мөмкинлекләр булдырыйк”, - дип тәмамлады шәһәр башлыгы.