(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алсу Сафина). Зур хәрәкәт флагманнары дип атады бүген
Казан Мэры массалы ял итү урыннарын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча
программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен. Башкарылган эш нәтиҗәләрен бүген аппарат
киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев сөйләде.
“Башка шәһәрләрдә
үзгәрешләрне күзәтеп барам. Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы кебек башка бер
урында да җәмәгать киңлекләренә һәм ял итү зоналарына игътибар бирелмидер”, -
диде ул һәм бу эштә катнашкан предприятиеләргә рәхмәтен белдерде.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, Казанда әлеге эш “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы
кысаларында башланган иде, соңрак ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
җитәкчелегендәге зур программага әйләнде. “Без республикада барган үзгәрешләрне
күрәбез, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек эре шәһәрләрдә генә түгел, район
үзәкләрендә дә”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Аның сүзләре
буенча, төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре – парклар, скверлар, яр буйлары –
халыкка кирәк. “Халык паркларда булганнарны игътибар белән күзәтеп бара. Алар проект
буенча фикер алушыларда актив катнашалар, моның өчен аларга зур рәхмәт”, - диде
Мэр.
Игорь Куляжев
сйләгәнчә, халык белән хезмәттәшлек итүнең ачык мисалы булып Сыртланова
урамындагы “Калейдоскоп” паркы тора. Горки-Әмәт урманындагы урман-паркта шулай
ук һәр объект халык фикерен исәпкә алып башкарылды.
Быел эшләр барган
тагын бер объект – Аккош күлләре ситемасын экореабилитацияләү. Илсур Метшин
инвесторларга – “Таиф” КТ һәм “Казаноргсинтезга” рәхмәтен җиткерде.
“Без фотолардан
матурлыкны күрдек. Эскиз проектлары түгел, нәкъ менә фото. Бу бүгенге көндә
күлләрнең торышы, - диде Мэр эшлекле дүшәмбедә күрсәтелгән фотолар турында.-
Күз курка, кул эшли. Мин шундый матур булыр дип уйламаган идем. Нәтиҗә –
кәгазьдәге рәсемнән матуррак”.
Аккош күлләрендә
эш дәвам итә. Игорь Куляжев сөйләгәнчә, яр буен һәм пляжны төзекләндерегә
кирәк.
“Эшләр күп, без
якын арада аларны бетерү бурычы куябыз, - диде Мэр. – Инде кышын биредә чаңгы
базасы булачак һәм урман халык өчен яңа форматта ачылачак”.
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, “Казан” тирәсендәге җәмәгатҗ киңлеген төзекләндерү буенча зу эшләр
башкарырга кирәк. “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Татмедиа” аркылы үтә
торган җәмәгать киңлеген үзгәртү буенча эшләр башкарылачак. Планнарыбыз белән
таныштырачакбыз. Анда эшләрне инде башлыйбыз. Шулай ук С.Хәким һәм Чистай
урамнарын тоташтырачак Бондаренко юлы азагына кадәр эшләнеп бетәчәк. Рабочая
урамы капиталь төзекләндереләчәк. Җәмәгать киңлекләренең төзекләндерелгән каскады
2018 елгы дөнья чемпионатынна соң казанлыларга калачак”.
Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, киләсе елда беренче чиратта төзекләндерү
эшләре башланган паркларга акча бүленәчәк – Горки-Әмәт урманы, “Калейдоскоп”
паркы.
7 ел эчендә
Казанда 3 млрд сумлык 50 объект яңартылды һәм булдырылды. Паркларның гомуми
мәйданы 125 гектарга кадәр артты. 35 объект яңартылды, 15-е төзелде. Бүген
Казанда 140 парк һәм сквер исәпләнә, аларның гомуми мәйданы 367 га, дип хәбәр
итте И.Куляжев.