(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче ноябрь, Антон Ноздрин). 2017-2018 елларның кышкы сезонында
Казанда 10 шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге, 9 кышкы спорт төре буенча 13
турнир һәм спорт массалы чаралар узачак: хоккей, чаңгы ярышлары, кышкы балык
тоту, кышкы триатлон, чаңгыда спортив ориентирлашу, тимераякта йөгерү спорты,
фигуралы шуу һәм бозга менү. Казан шәһәренең футбол буенча кышкы беренчелеге
ябык биналарда түгел, ә карда узачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Физик
культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.
Ул билгеләп
үткәнчә, бу елда триатлон яңа юнәлеш булды. Кышкы триатлонны яратучыларны мультиспортив
ярыш көтә, ул йөгерү, вело (кросс-кантри) һәм чаңгы ярышларыннан торачак”, -
дип хәбәр итте Светлана Вострикова. Аның сүзләре буенча, ачык чемпионатны һәм
беренчелекне гыйнварда “Локомотив” стадионында уздырырга планлаштырыла.
Декабрьдә “Алтын
алка” Бөтенроссия ярышларының шәһәр турниры старт ала. Бу сезонда уеннар бары
тик гомуми белем бирү йортларына беркетелгән ачык хоккей тартмачыкларында
уздырылачак. Ярышларда 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге өч яшь категориясендә
командалар катнашачак.
Светлана
Вострикова сөйләгәнчә, быел Казан шәһәренең футбол буенча кышкы беренчелеге
ябык биналарда түгел, ә карда узачак. Моның өчен стадионнарда кар махсус
рәвештә төйгечләп тыгызланачак. Чаңгы ярышларын яратучыларны киләсе кышта “Лыжня
России” Бөтенроссия массалы чаңгы ярышлары һәм 51-нче Казан чаңгы марафоны
көтә.
Спорт комитетының
төп бурычларының берсе итеп С.Вострикова спорт инфраструктурасын кышкы сезонга
әзерләүне атады. Аның сүзләренә караганда, киләсе кышта казанлылар өчен барлыгы
19 шугалак, 10 чаңгы базасы һәм 78 хоккей тартмалары эшләячәк. Экстремаль спорт
төрләрен яратучылар өчен тау чаңгылары өчен махсус трассалар һәм “Свияжские
холмы” шәһәр-курортында, Нагорный бистәсендә, Тирән күлдә, Дубравная һәм
Бертуган Касыймовлар урамнарында, тау чаңгылары, сноуборд, тюбингларны
арендалау нокталары булачак.
Азакта Светлана
Вострикова хәбәр иткәнчә, кышкы спорт төрләре казанлылар арасында бик популяр,
балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә кышкы спорт төрләре белән 3 меңнән
артык бала шөгыльләнә. Моннан кала, Татарстан башкаласы командасы ТР укучылары XI
Спартакиадасында беренче урынны алды.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, төп бурыч – халык өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген
булдыру. “Казанда бүген массалы спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр
дә бар. Ике дистәгә якын ябык хоккей ареналары, 80 ачык тартмачык. Халык Җиңү, “Крылья
Советов” паркларындагы яңа яктыртылган чаңгы трассаларын тиешенчә бәяләрләр дип
уйлыйм”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, шәһәрдә күп спорт чаралары узачак. Аларда башка шәһәрләрдә
яшәүчеләр дә катнашачак. “Безнең чараларга башка шәһәрләрдән килү гадәткә
әйләнеп бара. Кышкы триатлон да чит шәһәрләрдән зур команда җыяр дип ышанам. Моңа
әзерләнергә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының
Казан идарәсенә район администрацияләре белән паркларда һәм скверларда кышкы
сезонда һәм халыкның массалы җыелган урыннарында куркынычсызлык чараларын
күрергә кушты.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, һәр спорт мәйданчыгының эш җәдвәле халыкка билгеле булырга
тиеш. KZN.RU порталы шугалаклар, чаңгы базалары һәм хоккей тартмачыкларының
эшләве буенча мәгълүмат бастыра.