(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин Кулланучылар базары комитетының яңа рәисен тәкъдим итте. Бу – моңа кадәр Башкарма комитетта эшләгән Руслан Фазылҗанов.
2016 елдан Руслан Фазылҗанов Казан Башкарма комитетының хокук һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе – Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
“Безгә (Башкарма комитетка - искәрмә) ул прокуратура органнарынна килде”, - дип билгеләп үтте Мэр. – “Җирдә” – район прокуратурасында эшләде. Безгә инде республика прокуратурасыннан килде”.
“Безгә бизнес белән хокукый мөнәсәбәтләрдә яхшы төшенгән кеше кирәк иде”, - диде Илсур Метшин һәм яда рәискә уңышлар теләде.
Белешмә
Фазылҗанов Руслан Фәрит улы 1986 елның 2 августында Якутск шәһәрендә (Саха Республикасы) туа. 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетын хокук укытучысы белгечлеге буенча тәмамлый, 2011 елда – “ТИСБИ” идарә итү академиясен (юрист).
Эшчәнлеге:
2008-2016 еллар – Казан шәһәре Вахитов районының 3 разрядлы белгече, баш белгеч, прокурор ярдәмчесе, җинаятьләрне тикшерүләрне күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры, эчке эшләр органнарында следствиене күзәтү һәм җинаять-процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең наркоконтроль прокуроры, Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасының эчке эшләр органнарында следствиене күзәтү һәм җинаять-процессуаль һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәсенең наркоконтроль прокуроры;
2016-2017 еллар – Хокук һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, Казан Башкарма комитетының Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе урынбасары - хокук һәм кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;
13.11.2017 – Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе.
ТР Прокуроры Рәхмәте белән бүләкләнгән (2009, 2010, 2011, 2015).