(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче ноябрь, Антон Ноздрин). Капиталь төзекләндерү программасын
гамәлгә ашырган 10 ел дәвамында Казанда торак фондның 47% төзекләндерелгән (2431
йорт). Эш барышында 2062 лифт алмаштырылган, 1293 түбә тиешле дәрәҗәгә
китерелгән, 5400 км эчке инженерлык челтәрләре алмаштырылган, 1500 фасад
төзекләндерелгәнде. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр
Гыйниятуллин хәбәр итте. Искәртеп үтик, республика җитәкчелеге карары буенча,
милекчеләр тарафыннан бирелгән 1 сумга бюджеттан 1 сум өстәлә.
Билгеләп үтәргә
кирәк, торак-коммуналь хезмәтләрне үстерү темасы бүгенге сессиядә төп тема
булды.
Искәндәр Гыйниятуллин
өлкәнең кадрлар әзерләү соравына аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен
шәһәрнең югары уку йортларында меңгә якын белгеч квалификацияләрен күтәрә. Алар
арасында – эретеп ябыштыручылар, слесарьлар, монтажчылар, инженер-техник хезмәткәрләр.
Узган елдан “ТКХ
энергетикасы” һәм “ТКХ энергетикасында инновацион технологияләр” белгечлекләре
буенча белгечләрне Казан энергетика университеты әзерли. Әлеге белгечлекләр
буенча 120 студент белем ала. 2013 елдан ТКХ өчен белгечләрне Казан “Коммуналь
хуҗалык һәм төзелеш колледжы” әзерли. Әлеге студентлар идарә итүче
компанияләрдә һәм подрядчы оешмаларда практика үтәләр.
ТКХ һөнәрләрен
популярлаштыру өчен шәһәрдә ел саен һөнәри осталык буенча бәйгеләр оештырыла.
“ТК хезмәтләрдән
файдаланучылар да белем ала. Бу максатларны күздә тотып, йортлар буенча
өлкәннәр өчен дәресләр оештырыла һ.б. Барлыгы “Грамоталы кулланучы мәктәбендә”
2400 шәһәрле белем ала”,- диде И.Гыйниятуллин.
Ул хәбәр иткәнчә,
эшләрнең сыйфатын “Служба технического надзора” МУП тикшерә. Шул ук вакытта,
йортны кабул итү актында йорт буенча өлкәннең имзасы булу мөһим.
Башкарма комитет
җитәкчесенең урынбасары хәбәр иткәнчә, 2016 елдан программага халыкның аз хәрәкәтле
төркеме өчен күпфатирлы йортларның кулайлылыгын тәэмин итү чаралары кергән.
Үзенең чыгышында
И.Гыйниятуллин авария хәлендәге йортларга да кагылды. Әлеге йортларны торгызу
өчен тотылган акча күләме яңа заманча йорт төзү өчен киткән чыгымнарга тиң. 2009
елда Казанда 151 йорт авария хәлендә, дип табылды, аларда 2323 гаилә яши”, -
диде комитет рәисе.
“Чистая вода”
төбәк программасы кысаларында, Казанда торак массивларда урам суүткәргечләре
төзү дәвам итә. 2017 елда президент программасы кысаларында, бакчачылык
ширкатьләре инфраструктурасын үстерү өчен бюджеттан 110,12 млн сум акча
бүленде.
Калдыклар турында
сөйләгәндә, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, полигоннар
төзү һәм эксплуатацияләү гамәлгә ашырыла.
И.Гыйниятуллин искәртүенчә,
1 гыйнвардан калдыклар буенча сораулар төбәк дәрәҗәсенә тапшырылды. Шул ук
вакытта, Башкарма комитет чүпне аерып җыю темасын үстерүне дәвам итә.
Комитет рәисе
сөйләгәнчә, 2019 елда канализациянең юынтык сулары утырмаларын эшкәртү буенча
завод төзү планлаштырылган.
Утырышны ТР
төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов, “Казанский
энергосервисный центр” МУП директоры Евгений Чекашов, “УК ЖКХ Московского
района” ҖЧҖ директоры дәвам иттеләр.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, бик зур эш эшләнде. “Халык бездән тагын да күп нәтиҗә
көтә”, - диде шәһәр башлыгы. Мэр билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге йортларда
яшәүчеләрне күчерү, йорт һәм кварталара юлларны төзекләндерү сораулары кискен
тора.
Моннан кала,
шәһәр башлыгы игътибар иткәнчә, торак фонд хәле яхшыруга карамастан, халыктан зарлар
килеп тора. Нигездә, алар идарә итүче компанияләрнең эшчәнлеге белән бәйле. И.Метшин
районнар администрацияләре башлыкларына идарә итүче компанияләрнең эшчәнлегенә,
халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, ай саен бәя бирергә кушты.