(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы ноябрь, Алсу Сафина). Аккош күлләре системасын экореабилитацияләү
барышына багышланган эшлекле киңәшмәне Зур Аккош күле буенда Казан Мэры Илсур
Метшин уздырды. Зур һәм Якты Аккош күлләренә хәзерге вакытта актив рәвештә су
тутырыла. Бүгенге көнгә аларга 350 мең куб м су тутырылды, инде хәзер Зур Аккош
күленең тирәнлеге 3 метр тәшкил итә. Сулыкларны су белән тутыру планлы режимда башкарыла.
“Күлләр проект
билгесенә кадәр су белән тулсын өчен (су дәрәҗәсе тагын якынча бер метрга
күтәрелергә тиеш – искәрмә), тагын 170 мең куб метр су тарттырырга кирәк”, -
дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчес урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев. Аның сүзләре буенча, суыклар булмаса, Якты һәм
Зур Аккош күлләренә су тутыру ноябрь ахырына кадәр тәмамланачак.
Хәзерге вакытта
су Кече Аккош күленә китми – Зур күлдән аңа илтүче су үткәрү торбасы әлегә
ябылган. Язын, ташкыннардан соң, ике күлдә хәл стабильләшкәч, насос яңадан
эшләп китәчәк, су күлләр системасына яңадан килә башлаячак. Зур һәм Кече Аккош
күлләре арасындагы торбаны ачкач, су акрынлап Кече күлгә килә башлаячак.
“Кече күлне дә
кертеп барлыгы күлләр системасына 1 млн куб метрга якын су тутырырга
планлаштырыла”, - диде И.Куляжев. Эшлекле киңәшмәдә “ТАИФның” генераль
директоры урынбасары Илгиз Латыйпов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов, “Татмелиорация” директоры урынбасары Альберт Зарипов
һ.б. катнашты.
Хәзер күлләргә
суның тулуын “Татмелиорация” белгечләре күзәтеп тора. Әлеге оешма күлләр
системасын экореабилитацияләү проектын әзерләде һәм анда күлләр төбен тирәнәйтү
һәм гидроизоляция эшләрен башкарды.
Искәртергә кирәк,
элек әлеге күлләр өске сулар хисабына яши иде. Соңыннан, юллар һәм сәнәгый корылмалар
төзү аркасында, Аккош күлләрендә су балансы бозыла һәм алар кибә башлый. Экореабилитация
барышында күлләрнең төбе шактый тирәнәйтелде. Шуннан соң, күлләр төбенә гидроизоляция
экраны урнаштырылды. Аның ярдәмендә, су комга китмәячәк. Экран өстенә 50-70
сантиметр калынлыкта грунт җәелде. Әлеге эшләрне башкарганнан соң гына,
Зөбәрҗәт күленнән насос станциясе ярдәмендә Зур күлгә су җибәрелде.