(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Казан зооботаника бакчасына хайваннар алу сорауларына
багышланган киңәшмәне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә ТР
Хөкүмәте йортында үтте, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,
Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбпспры Дамир
Фәттахов, Казан зооботаника бакчасы вәкилләре, Nature resource network
компаниясе директоры һәм милекчесе Мартин Дэйви һ.б. катнашты.
Хәл турында кыскача
Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Ул Nature resource network компаниясе
турында, аның 70 ил зоопарклары һәм Алмания, Швейцария, Сингапур һ.б. илләр
белән теләктәшлек итүе турында сөйләде.
Шуннан соң, яклар
Казан зооботаника бакчасы өчен хайваннар алу буенча хезмәттәшлек итү буенча
фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.