(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел
ачу үзәгендә Россия Федерациясе Эчке эшләр хезмәткәре көненә багышланган
бәйрәм тантанасы узды. Татарстанның
полиция хезмәткәрләрен һөнәри
бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Тантанада Казан Мэры Илсур Метшин
катнашты.
“Безнең очрашулар
яхшы бер традициягә әверелде. Быел аерым дата – 100 ел элек “Эшче милиция турында” НКВД карары имзаланган. Бу еллар эчендә
хокук тәртибе солдатлары һәрвакыт алгы сафларда булдылар: Гражданнар сугышының
дәһшәтле елларында, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда, сугыштан соңгы
авыр елларда һәм тыныч Советлар чорында да”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул ассызыклаганча, ил мәнфәгатьләрен яклап, ЭЭМ
хезмәткәрләре җинятькә каршы көрәшнең беренче линиясендә баралар: “Сез, гражданнар тынычлыгын тәэмин
итү өчен, еш кына гомерегезне ут астына салып, үзегезнең язмышыгызны авыр, әмма
күркәм һөнәр белән бәйләгәнсез”.
“Бу көнне
без һәлак булган иптәшләрнең якты истәлегенә башыбызны иябез. Аларның батырлыгы
– каһарманлык, намуслылык үрнәге”,
- диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты аерым рәхмәт сүзләрен
хокук саклауга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарга юллады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы
буенча ЭЭМ илнең хокук саклау системасында иң яхшы төбәк бүлекчәләренең берсе
булып тора һәм булачак та. “Сезнең
көчегез белән хокук бозулар саны кимеде, җинаятьләрне ачу саны арта. Күп еллар
дәвамында Татарстан полициясе Россиянең иң яхшы төбәк эчке эшләр идарәләре
унлыгына керә”, - диде ул.
“Хокук саклау
блогының башка структураларыннан булган коллегаларыгыз белән сез криминалга
каршы торасыз, илнең икътисадый, миграцион иминлеген тәэмин итәсез, шулай ук
шәһәрләребез һәм бистәләребез урамнарында хокук тәртибен булдырасыз. Шуның
ачык мисалы – Казанда узган Конфедерацияләр Кубогының югары дәрәҗәдә оешкан
булуы”, - диде Татарстан
Президенты.
Аның сүзләренчә,
заманча шартларда тынычлык саклау аеруча актуаль булып кала. Республикада тотрыклылык
– эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре эше. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык
террористик омтылышларны, экстремизм күренешләрен тамырыннан ук юк итәргә
кирәк.
Хокук саклау
органнары хезмәткәрләре өчен иң төп мөһим нәрсә – үз вәкаләтләрен башкарганда
законнар өстенлегенә таяну, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм
ирекләрен үтәү, дип ышана ТР Президенты. “Хокук саклау органнары хезмәткәрләрен
халык арасында һәрвакыт ихтирамлы. Андый ышанычны тиешенчә бәяләп, аны сакларга
кирәк. Гражданнар сездә һәрвакыт ярдәм һәм яклау табачакларын белергә тиеш”, -
дип саный ул.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, хокук бозуларны кисәтү,
җинаятьләрне ачу буенча көндәлек авыр эш игътибарсыз калмый: “Республика сезнең
хезмәткә һәрвакыт аерым игътибар бирде һәм бирәчәк. Котлыйм сезне!”.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегенең лаеклы
хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.