(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казанда булачак WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык
дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре һәм Абу-Дабида узган WorldSkills-2017 чемпионатында республика җыелма
командасының катнашу тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
уздырды. Чарада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры
Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык
дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Абу-Даби тәҗрибәсенә таянырга кирәк. Әлеге проект хәл ителешләренә дә, шулай ук, оештыру мәсьәләләренә дә кагыла.
Казанда WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык
дөнья чемпионатын уздыру өчен төп мәйданчык «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак.
Доклад белән «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов
чыгыш ясады. Ул Абу-Дабидагы ADNEC күргәзмә комплексының һәм "Казан Экспо" халыкара
күргәзмә
комплексының кыскача характеристикаларын чагыштырды.
Шул рәвешле, ADNEC территориясе 29га тәшкил итә, эчендә төзелгән һәм кушып төзелгән отельләрне исәпләмичә үзәкнең гомуми мәйданы
- 133 мең кв.м., шулай ук ябык күргәзмә павильоннар - 55,9 мең
кв. м. ADNECка төп күргәзмә залы, теркәлү зонасы, офислар, vip-заллар һәм конференц-зал, склад биналары һәм стоянкалар территориясе керә.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге 58 га территорияне тәшкил итә, гомуми мәйданы - 138,183 мең
кв. м, шул исәптән, күргәзмә павильоннары - 75,83 мең
кв. м, ябык павильоннар - 62,35 тыс. кв. м.
Киңәшмәдә катнашучылар «Казан Экспо»ның гамәлдәге проектына өстәмәләр кертү мөмкинлеген карадылар.