(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Алсу Сафина). “МЧС” торак комплексында беренче йортның
тагын бер блогы – 47 фатирлы ике подъездлы Д секциясе тапшырылды. Казан Мэры Илсур
Метшин “Фон” компанияләр төркеме өлешчеләрен котлады һәм объектларны тапшыру
планнары белән уртаклашты.
Д блогы (подрядчы
булып “СК Строй” ҖЧҖ чыкты) әлеге йортның эксплуатациягә тапшырылган дүртенче
секциясе булды. Искәртергә кирәк, 78 фатирлы беренче өч подъезд (Ж блогы) Яңа
ел алдыннан тапшырылган иде, май аенда 87 фатирлы А блогы тапшырылды, августта
Б блогында 75 фатирлы өч подъезд тапшырылды.
Өлешчеләр белән
очрашу алдыннан Мэр фатирларның берсен карап чыкты һәм объектның әзерлеген
югары дәрәҗәдә бәяләде: “Аз гына калды – обойлар ябыштырырга, линолеум яисә
паркет җәяргә”. Шәһәр башлыгы җылылыкның булу-булмавын тикшерде. “Җылылык
бирелгән”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат
Нигъмәтҗанов.
“Ниһаять без
сезне өй туе белән котлый алабыз”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы “МЧС”
торак комплексы өлешчеләренә. “Алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итүгә таба
тагын бер адым ясалды. Хәзер сез алданган өлешчеләр түгел, фатирлы кешеләр”, -
диде ул.
Илсур Метшин
җыелганнарга тагын бер яхшы яңалык хәбәр итте – Д блогы белән бер үк вакытта Ж*
секциясе дә тапшырылды. Бу – 840 кв.м мәйданлы торак булмаган биналар. Шулай итеп,
тиздән торак комплекста инфрастуктура объектлары барлыкка киләчәк. Биредә нәрсә
урнашачагын биналарның милекчесе белән йортта яшәүчеләр хәл итәчәк.
“Бирегә килгән
саен, төзүчеләр саны артуы күренә, бина да торак йортка охшый бара”, - игътибар
итте Мэр. Аның сүзләренчә, бер ел элек комплекс бөтенләй башка булган. Үзгәрешләрне
күреп өлешчеләр кәефе дә яхшыра.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, чиратта В блогы (74 фатирлы өч подъезд), аннан соң Е блогын тапшыру
планлаштырыла. Искәртергә кирәк, Г блогы буенча хәл итү юлларын эзләү дәвам итә.
“МЧС” торак
комплексын карау барышында Азат Нигъмәтҗанов шәһәр башлыгына торак комплексның
башка йортлары белән хәлне сөйләде. 7 блокка бүленгән 18 подъезддан торган икенче
йортта эшләр башланган. “Эш схемасы беренче йорттагы кебе үк”, - диде
А.Нигъмәтҗанов. Комплексның өченче йортына килгәндә, хәзерге вакытта проект
документациясен әзерләү бара.
Тулаем алганда,
Мэр билгеләп үткәнчә, алданган өлешчеләр эшләре Татарстан Президенты һәм
республика Хакимиятенең даими тикшерүе астында тора. Мәсәлән, республикага
федераль милектән алданган өлешчеләрнең мәсьәләсен хәл итү өчен өч җир биләмәсе
бүлеп бирү хакында килешүгә ирешелде. “Горизонт күренә. Уртак эш нәтиҗәсендә проблемаларның
авыр төене сүтелә башлады”, - диде Илсур Метшин.
Мэр белән бергә “МЧС”
торак комплексында Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат
Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков, Совет районы
администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Фон-Ривьера” ҖЧҖ директоры Диана
Әхмәтҗанова, “Фон” компанияләр төркеменең техник директоры Сергей Орлов
булдылар.