(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Казанның Мәскәү районында (Көләхмәтов ур, 25 корп.1) Татарстан
Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең яңа күп функцияле
үзәге (КФҮ) ачылды.
Тантанада ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Т Р
мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
чыгышында билгеләп үткәнчә, КФҮ – халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен
билгеләнгән кирәкле структура. Аның сүзләренчә, республикада халыкка сыйфатлы,
профессиональ хезмәтләр күрсәтелсен өчен күп көч куела.
“Бу хакимияткә
карата уңай фикер тудырачак, бу кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәчәк, - диде
Татарстан Республикасы Президенты, КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Шуңа
күрә сез башкарган эшләр – кирәкле һәм файдалы эш”.
Тскәртергә кирәк,
КФҮфилиалы гражданнарга (физик һәм юридик затларга) 100-дән артык хезмәт
күрсәтәчәк. Алар арасында Россия реестры, Салым хезмәте, Эчке эшләр
министрлыгы, ЮХИДИ, Россия кулланучылар хокукларын һәм кеше имнлеген яклау
өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү
фонды, Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе, компенсация түләнү өчен “алданган
вкладчылардан” гаризалар кабул итү һ.б. хезмәтләр бар.
Рөстәм Миңнеханов
электрон чират терминалын карады, КФҮ белгечләренең эш тәртибе белән танышты,
кунаклар өчен билгеләнгән компьютерларны һәм инфоматны карап чыкты. Ул тагын
хезмәт күрсәтүләрне кулланучы булды, хезмәт күрсәтүгә талон алды. Салым хезмәте
күрсәтүне сайлап, Рөстәм Миңнеханов белгеч тәрәзәсенә юнәлде. Татарстан
Республикасы Президенты салымнар буенча бурычы булу-булмауны тикшерүне үтенде.
КФҮ белгече оператив мәгълүмат бирде: “Бар да тәртиптә, бурычлар юк”.
Азакта Рөстәм
Миңнеханов күп функцияле үзәк хезмәткәрләре белән истәлеккә дип фотога төште.
Казанда барлыгы
күп функцияле үзәкләрнең 5 филиалы һәм 3 өстәмә офисы эшли. Филиаллар түбәндәге
алреслар буенча урнашкан: Гагарин ур., 103 (“Зареченский” – 23 тәрәзә), Хөсәен
Ямашев пр-ты, 82 (“Яңа Савин” – 16 тәрәзә), Авангард ур., 74 ("Идел буе” –
110 тәрәзә), Җиңү пр-ты, 100 (“Южный”– 18 тәрәзә), Коләхмәтов ур., 25 корп.1 (“Мәскәү”
– 23 тәрәзә). Бизнес өчен өстәмә офислар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Мәскәү
ур., 55, Петербург ур., 28 һәм “Южный” филиалының өстәмә офисы адресы Җиңү
пр-ты, 62/4.