(Казан шәһәре
KZN.RU, 3-нче ноябрь, Алсу Сафина). 7 ноябрьдән Казан мәктәпләрендә меню ассортименты
киңәячәк, моннан кала, түбән һәм югары сыйныф укучылары өчен ризык күләме
аерылычак. Мәктәпләрдә ни өчен дифференциацияләнгән туклану рационы кертергә
кирәклек хакында бүген матбугат чаралары вәкилләренә Идел буе районының “Фарватер”
78-нче лицеенда үткән пресс-тур барышында сөйләделәр.
Яңа чирек башлану
белән, мәктәпләрдә меню ассортименты киҗәячәк. Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты генераль директоры Гүзәл Ананьева сөйләгәнчә, ата-аналар теләге
белән (сентябрь-октябрь айларында меню дегустациясендә һәм сораштыруда 2 меңнән
артык кеше катнашты), бердән-бер җиләк-җимеш – алма урынына, балаларга әфлисун,
груша һәм бананнар тәкъдим ителәчәк. Балыкка килгәндә, мәктәпләрдә хәзер
минтайдан тыш, горбуша, хек, тәрәч балыклары булачак.
Ит ризыклары да
артачак – 1-нче ноябрьгә кадәр мәктәпләрдә нигездә чыгарылган иттән ризыклар
пешерелсә, 7-нче ноябрьдән укучыларга кисәкле итле ризыклар тәкъдим ителәчәк.
Эчемлекләр исемгеле
дә артчак. Элек бирелә торган чәй һәм компоттан тыш, хәзер туңдырылган
җиләк-җимеш һәм өрек һәм күрәгә компотлары да тәкъдим ителәчәк.
Яшелчәләр турында
аерым әйтергә кирәк. Гүзәл Ананьева игътибар иткәнчә, Кулланучылар хокукларын
һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 1 мартта чыккан
таләпләре буенча, үткән сезон яшелчәләрен (кәбестә, чөгендер, кишер) җылылык
белән эшкәртмичә ашарга ярамый. Департаментның генераль директоры сүзләре
буенча, мәктәп укучыларының күбесе пешкән яшелчәләр ашамау сәбәпле “Майский”
совхозы белән помидор, кыяр кебек яшь яшелчәләрне китерү турында сорау карала.
Җилек-җимеш һәм
яшелчәләр укучылар рационының яртысын тәшкил итәргә тиеш, 20% - сөт һәм әче сөт
ризыклары, якынча 10-ар процент – углеводлар һәм аксым. Шул ук вакытта тәүлек
рационының 70% балалар мәктәптә вакытта кулланылырга тиеш.
Ассортимент арту
белән бер үк вакытта, дифференциацияләнгән туклану рационы кертелә. Бу түбән
һәм югары сыйныф укучылары өчен порцияләр күләме төрле булу белән бәйле. Югары
сыйныф укучылары өчен порцияләр күләме 20-25% арта һәм төп азык күләме 200 гр (мәсәлән,
аш ит кисәге белән биреләчәк), салатлар 80-100 гр тәшкил итәчәк.
Табиб-диетолог
Луиза Гөбәева журналистларның игътибарын сәламәт туклануны балалар организмы
үсешенә уңай йогынты ясаучы фактор булуына юнәлдерде. Бу туклану – баланың яшенә,
аксым, май һәм углеводоарның тиешле дәрәҗәдә булуны күз уңында тора. Моннан кала,
туклану сыйфатлы булырга тиеш.
Туклану бәясе дә
үзгәрәчәк. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бер тапкыр туклану бәясе 62 сум, ике
тапкыр туклану бәясе 88 сум тәшкил итәчәк. 5-11 сыйныф укучылары өчен туклану
65 сум булачак.
Журналистлар
мәктәп рестораннарын үз күзләре белән күрә алдылар. Мәсәлән, 65 сумга укучы
иртәнге ашка “Прага” салаты, яшелчәләр астында пешерелгән балык, бәрәңге,
лимонлы шикәрле чәй, ипи кисәге ашый алачак. Ике тапкыр тукланганда, башлангыч
сыйныф укучысы иртәнге ашка – 100 г җиләк-җимеш, май, геркулес боткасы, лимон
белән чәй, ипи, төшке ашка “Витаминный” салаты, фрикадельләр белән токмач ашы,
яшелчә белән тавык рулеты, кара карлыганнан компот һәм ипи ашый ала.
Бәяләрнең артуына
карамастан, Казанда мәктәптә туклану бәясе, башка миллионлы шәһәрләр белән
чагыштырганда, иң түбән булып кала бирә: Мәскәүдә ике тапкыр туклану 214 сум тәшкил
итә, Самара һәм Түбән Новогородта – 120 сум.
Элеккечә, 18%
укучылар бушлай тукланачак. Бу максатларда шәһәр бюджетыннан 2017 елга 165 млн
сум бүленде.
Г.Ананьева хәбәр
иткәнчә, бүгенге көндә мәктәпләрдә кайнар ашларны 93% укучы ашый.
Искәртергә кирәк,
78-нче “Фарватер”лицее ашханәсендә быел төзекләндерү эшләре башкарылды. Уку йорты
“Мәктәп рестораны” проектына кушылды. Яңартылган ашханә диңгез тематикасында
бизәлгән. Сүз уңаеннан, “Мәктәп рестораны” проекты 22 мәктәптә гамәлгә ашырыла.
Бер мәктәпне төзекләндерү 7 млн сумга төшә. “Алга таба әлеге форматка башка
мәктәпләрне дә күчерергә телибез”, диде Гүзәл Ананьева.
Лицейда мәктәп
ресторанының уңайлы якларының берсе – ике тарату линиясе, бу озын чиратларны
булдырмый калырга ярдәм итә. Моның ярдәмендә укучылар кайнар ризык ашый ала. Моннан
кала, мәктәп ресторанында төзекләндерүдән соң, энергия саклаучы җайланмалар
куелган.
Лицей директоры
Әлфия Урманчеева билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр кертелгәннән соң, мәктәптә
тукланучы укучылар саны арткан. Искәртеп үтәбез, укучылар үзләренең фикерләрен “Поел
и доволен” мобиль кушымтасы аша калдыра алалар. Аның белән инде 1 меҗнән артык
кеше файдалана. Кушымтадан кулланучылардан килгән фикерләр арасында, шул
исәптән, ассортиментның тар булуы бар иде.