(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казанны 29 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Кореяның Кенджу шәһәрендә
үтә торган Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының 14-нче конгрессында тәкъдим
иттеләр. Татарстан башкаласы һәм ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән
объектлар хакында конгресста катнашучыларга Казан муниципаль берәмлеге
башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова сөйләде.
Е.Лодвигова
билгеләп үткәнчә, “Казанны тәкъдим итү уңышлы үтте”. Конгресс кысаларында шулай
ук шәһәрләр күргәзмәләре оештырылган, анда танылган илләр башкалалары арасында
Казан да тәкъдим ителде. Күргәзмә кунакларына шәһәр тарихы һәм истәлекле
урыннары хакында сөйлиләр, милли киемнәр белән таныштыралар һәм чәк-чәк,
казылык һәм башка милли ашлар белән сыйлыйлар.
Билгеләп үтәргә
кирәк, конгресс беренче тапкыр Азиядә үткәрелә. Алар “Мирас һәм берлекләр:
мирасны саклау мәсьәләләренә җирле хакимият чараларын тарту” темасы буенча
фикер алышалар һәм Бөтендөнья мирасын саклау буенча экспертларны тыңлыйлар. Чарада
төрле илдән 93 шәһәр вәкилләре катнаша.
Эшлекле очрашуларда
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия бүлеге генераль сәркәтибе
Рәсих Сәгыйтов катнаша. Конгерсста шулай ук Бөтендөнья мирасы шәһәрләре
оешмасының директорлар советын яңадан сайлау плашлаштырыла.
Искәртергә кирәк,
туризм – Казан үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Соңгы 10 ел эчендә
шәһәрдә туристлар саны 5 тапкыр арткан. Гыйнвар аеннан август аена кадәр
Татарстан башкаласына 2,2 млн турист килгән, бу, узган елның шушы аралыгы белән
чагыштырганда, 10% артык. Шәһәр үз алдына куйган икенче планка – елга 2,7 млн
турист.