(Казан шәһәре
KZN.RU, 31-нче октябрь). Казан 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын
оештыручы шәһәрләр арасында туристлар өчен 3 иң популяр юнәлеш рәтенә керде.
Беренче ике урынны Мәскәү һәм Санкт-Петеребург алды.
Өч башкаладан
тыш, беренче унлыкка Сочи, Түбән
Новгород, Самара, Ростов-на-Дону, Екатеринбург, Калининград һәм Волгоград керде. Рейтинг яшәү урыннарын алдан броньләү буенча Tvil.ru Россия сайты
тарафыннан төзелгән.
Искәртергә кирәк,
Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр
үтәчәк. Турнирда 1 миллион чит ил җанатарлары булуы көтелә. Мәскәүдә 12
мундиаль матчы узачак, Санкт-Птеребургта – 7, Казанда, Түбән Новгородта, Самарада
һәм Сочида – 6-шар матч, Ростов-на-Донуда – 5 уен, Волгоградта, Калининградта,
Екатеринбургта һәм Саранскта – 4-әр матч.