(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Казанда Башкарма комитет бүлекчәләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе узды. Эшлекле дүшәмбене Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин алып барды.
Киңәшмәдә 2017/2018 кышкы спорт сезонына әзерләнү, Халыклар берлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итү хакында фикер алыштылар.