(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин автомобиль һәм шәһәр пассажир
транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Ихластан
транспорт предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Автомобиль һәм
шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбриклим!
Бүген Казанның
һәм Татарстанның транспорт комплексы эшләре өчен янып торган квалификацияле
белгечләрне берләштерә. Барлык предприятие һәм учреждениеләрнең даими эшчәнлеген
тәэмин итеп, сез шәһәребезнең генә түгел, республикабызның да икътисады үсешенең
нигезен төзисез.
Сезгә зур җаваплылык
йөкләнгән, чөнки сезнең осталыгыгыз һәм бердәм эшләвегездән юл хәрәкәтендә
катнашучыларның иминлеге тора. Сез, даими рәвештә пассажирларга хезмәт күрсәтү
сыйфатын арттырып, шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны уңайлы җәмәгать
транспорты белән генә тәэмин итмисез, ә күпчелек шәһәр һәм дөнья күләмендәге
чараларны уңышлы итеп уздырырга ярдәм итәсез.
Сезнең ярдәмегез
белән, ел саен камилләшә торган Казан транспорт системасы илдә иң яхшылардан
санала.
Сезгә ихластан нык
сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек
һәм тынычлык телим!” – диелә котлауда.