(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче октябрь). Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү
татарстанлыларның социаль-икътисадый хокукларын яклауга һәм җайга салуга юнәлгән
адым булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантанада хәбәр
итте. Чара Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Чарада шулай ук
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры
Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты
Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Концерт залы
холлында Татарстанның 90 нчы еллар башыннан иҗтимагый-сәяси үсешенең төп
вакыйгаларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыручы тарихи документлардан һәм
фотосурәтләрдән күргәзмә оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов
чыгышында билгеләп үткәнчә, руспублика дәүләтчелеге каркасын формалаштырганда
Татарстан Конституциясе тарихи, милли һәм рухи традицияләрне, мәдәниятләрне һәм
телләрне саклауга һәм үстерергә, гражданнар тынычлыгын һәм милләтара килешүен
саклауга хезмәт итә. Моннан кала, төп закон демократияне ныгытырга,
республиканың социаль-икътисади үсешен, Россия Федерациясендә тарихи булган
халыклар берлеген сакларга ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов
искәртеп үткәнчә, Татарстан Конституциясе катлаулы тарихи шартларда барлыкка
килде. “Җәмгыятьнең икътисадый һәм сәяси корылышындагы җитди үзгәрешләрне
законнар белән беркетү зарурияте килеп туды. Кызганычка каршы, дәүләт
хакимиятенең иң югары органнарының эшчәнлеге 90 нчы еллар башында үсә барган
каршылыклар аркасында төрле яктан тоткарланды, – диде Татарстан Республикасы
Президенты. – Россиянең яңа Конституциясе булмаган бу шартларда закон чыгару
инициативасын федерациянең аерым субъектлары, шул исәптән безнең республика, үз
өстенә алды”.
Татарстан
Республикасы Президенты сүзләренчә, республика Конституциясен кабул итәр
алдыннан зур әзерлек эше башкарылды. Республика парламенты карары белән
төзелгән Конституция комиссиясе ике елдан артык эшләде. Конституцион корылышның
бөтендөнья модельләре һәм практикалары тәҗрибәсе өйрәнелде.
Рөстәм Миңнеханов
игътибар иткәнчә, граждан һәм милләтара тынычлыкның һәм татулыкның хокук
гарантияләрен булдыру, турыдан-туры эш итүче закон акты булдырырга омтылу –
Татарстан Конституциясе эчтәлегенең төп алымнарына әверелде.
“Әлеге
Конституциянең фундаменталь постулаты Татарстан Республикасының күп милләтле
халкы һәм татар халкы ихтыярын белдерү булды”, - дип өстәде ТР Президенты.
Конституциянең
татарстанлыларның күп өлеше сөйләшүче татар һәм рус телләренә дәүләт стаусы
бирү турындагы нигезләмәсе иҗтимагый консенсусны чагылдырды. “Бүген барган
бәхәсләр янәдән бу теманың четреклелеген күрсәтә. Дистәләгән еллар буена милли
мәгарифтә уңышлар белән бергә беркадәр проблемлар да җыелган. Ышанам, без дәүләт
телләрен һәм туган телләрне өйрәнү һәм файдалану буенча барлыкка килгән
мәсьәләләрне Конституция нормалары нигезендә оптималь хәл итәрбез”, - дип
белдерде Рөстәм Миңнеханов.
1993 елда РФ
Конституциясен кабул итү белән дәүләтчелек нигезләренең хокукый яктан
камилләштерүнең яңа мөмкинлекләре формалашты, дип хәбәр итте ТР Президенты.
“Гасырлар буе
Россия көчле дәүләт буларак үсеп килде. Россия халкының күпчелеге илнең көче
һәм халыкара абруе үсүен хуплый. Әлеге стратегия җәмәгатьчелек аңынды безнең милли
лидерыбыз Владимир Владимирович Путин исеме белән бәйле”, - дип ассызыклап үтте
Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук
билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең үсешенә Татарстан Республикасы да зур
өлеш кертә. “Шул ук вакытта без үзебезнең ил җитәкчелеге тарафыннан ярдәм сизеп
торабыз”, - диде Татарстан президенты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, яңа өндәүләрне һәм иҗтимагый үсешне исәпкә алып, Конституция
нормаларына билгеле бер төзәтмәләр дә кертелә. Әмма республика Конституциясенең
фундаменталь принциплары үзгәрешсез кала.
“Конституцияне
белү һәм хөрмәт итү, Конституция буенча эш итү – дәүләт хакимияте органнары эше
генә түгел, бу барлык татарстанлылар һәм граждан җәмгыяте институтлары эше дә.
Бу – туган республикабызның һәм барлык Ватаныбызның үсү һәм чәчәк ату нигезе”,
- дип йомгак ясады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.