(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче октябрь). “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә “Россия
– минем тарихым” мультимедиялы тарихи паркы ачылды.
Чарада ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округында РФ Президентының вәкаләтле
вәкиле урынбасары Алексей Сухов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры
Вәсил Шәйхразиев, мәдәният буенча Патриарши советы рәисе, епископ Тихон, Казан
һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Мөселман диния нәзарәте рәисе Камил
Сәмигуллин һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, “Россия – минем тарихым” тарихи паркының Казан филиалы ачылу –
республика тормышында мөһим вакыйга. Татарстан башкаласы сүзләренчә, моңа охшаш
музей комплекслары Россиянең кайбер төбәкләрендә эшләп килә. “Ватан тарихын
белү, аңа ихтирам – кешенең белем дәрәҗәсен күрсәтә һәм патриотизм нигезе булып
тора. Музей бусагасын атлап кергән кеше безнең бөек илдә яшәгәнебезне аңлаячак.
Проектның төп уңай якларының берсе – Россия тарихының аның составына кергән
республика, өлкә һәм крайлары белән өзлексез берлегендә күрсәтү”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов
фикеренчә, тарихи күргәзмә, беренче чиратта, үсеп килүче буынга исәпләнгән. “Ышанам,
әлеге уникаль проект Татарстан һәм Россия тарихы белән кызыксынучыларны үзенә
тартып торучы нокта, масштаблы шәһәр, республика мәгариф һәм патриотик чаралар
үткәрү, яшьләрнең ял итү һәм аралашу урыны булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң
Алексей Сухов РФ Президенты администрациясеннән килгән сәламләү телеграммасын
укыды.
Епископ Тихон
татар халкы тарихы Россия тарихы белән тыгыз үрелгән булуын искәртте.
Мөхтәрәм кунаклар
күргәзмә экспозицияләрен карап чыктылар. Тарихи паркта Россиянең күп гасырлык
тарихы тәкъдим ителгән. Музей экспозициясе дүрт тематик өлешкә бүленгән: “Рюриковичлар”,
“Романовлар”, “Бөек тетрәүләрдән Бөек Җиңүгә”, “Россия – минем тарихым. 1945-2016
еллар”. Күргәзмәнең гомуми мәйданы – 5,5 мең кв.м.
Тарихи паркта
аерым урын Татарстан экспозициясенә бирелгән. Биредә борынгы вакытлардан алып
бүгенге көнгә кадәр татар милли дәүләтчелеге, республика, мәдәният, агарту тарихы
тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Хакимияте порталы матбугат хезмәте.