(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче октябрь, Михаил Ченцов). Татарстан башкаласында Автомобиль
транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан, капиталь төзекләндерүдән соң, Кол Гали
урамында Салмачи бистәсенә илтүче киңәйтелгән юл буенча хәрәкәт ачылды. Хәзер аның
үткәрү мөмкинлеге 50% артты. Тантаналы чарада Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
“Без шәһәр һәм
район күләмендә күп санлы зарлар кабул иттек. Кешеләр “Халык контроленә”,
президентка яздылар. Киңәйтелгән юл өлеше – зур алга китү. Биш бистә өчен бу – чынлап
та тормыш юлы”, - диде шәһәр башлыгы ачылу тантанасында.
Эшләр 5 ай эчендә
башкарылды. Беренче этапта Габишев урамыннан Батыев урамына кадәр юл өлеше алты
полосага кадәр киңәйтелде, шулай ук дүрт полосага кадәр – Батыев урамыннан Григорьев
урамына кадәр. Юл өлешенең гомуми озынлыгы 1,2 км тәшкил итте. Соңрак ике
полосадан дүрт полосага кадәр 450 м озынлыктагы Григорьев урамыннан Овражная
урамына кадәрге юл өлеше киңәйтелде.
“Биредә
проблемалар төене иде, транспорт ягыннан гына түгел, техник яктан да. Аерым рәхмәт
сүзләрен “Таттрансгаз” җитәкчесе Рәфкать Кантюковка җиткерәм”, - диде Илсур
Метшин. Казан Мэры транспорт министрлыгыннан хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләре
җиткерде һәм юл хезмәткәрләрен 29 октябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри
бәйрәмнәре – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады.
Ленар Сафин шулай
ук “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ җитәкчесенең төзекләндерү эшләренә керткән
өлешен билгеләп үтте. “Күпчелек кешегә юл хезмәткәрләре әкрен эшли булып тоелгандыр,
ләкин эш шунда – ярты Россияне туктатырга кирәк иде. Производство Оренбургта
туктатылды, безнең “Оргсинтез” туктады – бик авыр техник эшләр башкарылды”, -
дип сөйләде министр.
Ул билгеләп
үткәнчә, ике этап нәтиҗәсендә 750 м юлны тулысынча яңартып булды. Юл өлешен
киңәйтүдән тыш, тулысынча су белән тәэмин итү, канализация, элемтә, электр
белән тәэмин итү, тышкы яктырту һ.б челтәрләр буенча эш башкарылды.
“Инновацион
карарлар кабул ителде – беренче тапкыр полимердан киртәләр куелды.
Автомобильчылар көне алдыннан шәһәрлеләр өчен әлеге юл өлеше бүләк булуы
шатландыра”, - диде Сафин.
Бистәдә яшәүчеләр
билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйганы алар озак көткән. Салмачида 30 елга якын
яшәүче Талия Сөләйманова билгеләп үткәнчә, әлеге өлештә бөкедә берәр сәгать
торырга мөмкин иде, бүген инде беренче үзгәрешләр күренә.
Шулай ук биредә
яшәүче Айгөл Бәхтиярова әлеге юл өлешендә бүтән бөкеләр булмавына ышаныч
белдерде.
Искәртергә кирәк,
Салмачи бистәсенә илтүче юл буенча биредә яшәүчеләр күп тапкыр мөрәҗәгать
иттеләр. Агымдагы елның март аенда Илсур Метшин җәен үзәк урамда юлны киңәйтү
эшләре башланачагын игълан итте.
Эшләрнең заказчысы
булып “Главтатдортранс” Дәүләт казна учреждениесе, подрядчы булып “Алексеевскдорстрой”
ААҖ, проектчы булып “Татдорпроект” Институты чыктылар.