(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы октябрь). Казанда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының XXXIII утырышы
узды. Сессиядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Хакимияте әгъзалары һ.б. катнашты.
Көн тәртибенә 34
мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм 14 федераль
закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының 2
закон чыгару инициативасы. Моннан тыш, депутатлар республика мәктәпләрендә
дәүләт телләрен укытуның барышы турындагы мәсьәләне көн тәртибенә кертергә
тәкъдим иттеләр. Фикер алышу барышында, ТР Дәүләт Советының 33-нче утырышының көн
тәртибе киңәйде. Тел сорауларыннан кала, депутатлар тагын 40 сорау тикшерде.
Рөстәм Миңнеханов
үз чиратында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы
халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм укыту темасы буенча фикер алышуларны
калдырып торырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча эшне башкару
өчен беркадәр вакыт кирәк. Аның сүләренчә, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән
министрлыгы белән конструктив диалог алып барыла.
Республика
мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуның барышы турындагы мәсьәлә ТР Дәүләт
Советының 33-нче утырышы дәвамында каралачак.