(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы октябрь, Антон Ноздрин). Горки-Әмәт урманында төзекләндерү эшләренең
икенче этабы тәмамланып килә – эшләрнең башкарылуы 80% тәшкил итә. Территориядә
яктыртылган чаңгы трассасы, памп-трек һәм воркаут зоналары, этләрне йөртү
мәйданчыклары булдырылды. Яңа мәйданчыклар ноябрь ахырында ачыла. Яңа паркта
эшләрнең барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Шәһәр башлыгына
ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, быел
территорияне төзекләндерү яңа экологик җәяүлеләр юлларын, өстәмә видеокүзәтү челтәрен
булдырудан гыйбәрәт. Кышын территория чаңгы яратучыларны үзенә җыя торган үзәк
булачак: урман-паркта урманның Әмәт ягыннан яктыртылган чаңгы трассасы
сузылган. Якын арада биредә актив ял итү зонасы барлыкка киләчәк – памп-трек,
воркаут һәм этләр йөртү мәйданчыклары.
Контейнер блокларыннан
махсус мәйданчык эшләнә – биредә парк кунаклары өчен төрле сервислар эшләячәк: мәгариф,
спорт мәйданчыклары, җәмәгать туклану нокталары.
Илсур Метшин
барлык объектларны карап чыкты һәм паркта йөрүчеләр белән аралашты. Казанлылар территорияне
төзекләндерү өчен рәхмәт белдерделәр.
Төзекләндерү эшләренең
икенче чираты кысаларында, Родина һәм Бертуган Касыймовлар урамнары ягыннан
өстәмә керү юлларын төзү каралган. Моннан кала, эскәмияләр, чүп савытлары һ.б.
куела. Төп эшләрне 1 ноябрьгә тәмамларга планлаштырыла. Казан Мэры эшләрне
вакытында тәмамларга кушты.
Эшлекле киңәшмәдә
Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Карякина
һәм башкалар катнашты.
Искәртергә кирәк,
Горки-Әмәт урманы территориясен төзекләндерү проекты буенча шәһәрлеләр белән
очрашуда күп тапкырлар фикер алышынды, казанлылар үзләренең теләкләрен белдерделәр.
Мәсәлән, яшәүчеләр теләге белән территориядә парковка, экологик юллар һәм
җәяүлеләр сукмаклары барлыкка килде. Яңартылган Горки-Әмәт урманы 2016 елның 25
декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында
ачылды.