(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче октябрь, Михаил Ченцов). КазанМэры Илсур Метшин бүген юл хезмәтләренең
кышкы чистарту сезонында шәһәрне кардан арындырырга әзерлекләрен тикшерде. Мэр
шәһәргә хезмәт күрсәтә торган оешмаларның берсендә – “Трест “Горводзеленхоз”
муниципаль унитар предприятиесендә (Даурия ур., 4) булды. Биредә ул җыештыру техникасының
торышын бәяләде.
“Трест “Горводзеленхоз”
МУП карамагында 124 берәмлек кышкы җыештыру һ.б. техника бар. Моннан кала,
предприятие быел үз акчаларына тагын 4 трактор алган. Җыештыру техникасыннан
тыш, предприятие кышкы сезонга 15 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 2,4 мең
тонна реагент әзерләгән.
Предприятие мөдире
Роза Җаббарова билгеләп үткәнчә, әзерләнгән техника һәм бозлавыкка каршы
кулланыла торган материаллар Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары
территориясендә 7 мең квадрат метрга кадәр юлларны тәртиптә тотарга ярдәм
итәчәк. “Беренче категорияле 70% юлларны кардан без үз көчебез белән
арындырабыз. Җыештыру эшләрен максималь рәвештә вакытында башкару өчен без тагын
биш подрядчы оешма җәлеп иттек. Алар белән беренче ел гына эшләмибез”, - дип
сөйләде ул Илсур Метшинга.
Р.Җаббарова
ассызыклап үткәнчә, техника кышкы җыештыру сезонына әзер. “15 октябрьдән кышкы
сезонга күчтек. Хәзер ике сменалы кизү режимында эшлибез, шул исәптән шимбә һәм
якшәмбе көннәрендә”, - дип хәбәр итте ул.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, Казанда автомобильләшү дәрәҗәсе үсә, шәһәрлеләрдә машиналар саны арта
бара (ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, Казанда 1 сентябрьгә теркәлгән машиналар саны
395 мең 360 берәмлек тәшкил итә). Шуңа күрә, техниканың һәм реагентларның әзер
булуына карамастан, урамнарны кардан арындыру, узган ел белән чагыштырганда,
җиңел булмаячак. Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары –
Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевка башка оешмаларның – “Городское
благоустройство” МУП, “Городские мосты” МУП һәм “ДРЭУ” МУП – кышкы сезонга
әзерлеге турында хәбәр итәргә кушты.
И.Куляжев сүзләре
буенча, барлык муниципаль унитар предприятиеләр тулысынча әзер. “Барлык предприятиеләр
буенча комиссия уздырылды – техника әзер, предприятиеләр әзер. Схемалар һәм
маршрутлар аңлаешлы. Һәр машина йөртүчедә маршрут картасы бар, алар аны инде
яттан беләләр”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
Ул билгеләп
үткәнчә, быел республика ярдәме белән Казанның хезмәт күрсәтүче оешмалары
парклары 25 яңа техника белән тулыланачак.
Быелгы сезонның тагын
бер яңалыгы – яңа ике фазалы реагент. Актив компонентлары ярдәмендә реагент юлга
җәелү белән эшли башлый. Реагент көчле хәрәкәтле төп магистраль юлларда кулланылачак.
Киңәшмә азагында
И.Метшин шәһәр хезмәтләрен әзер булырга өндәде: “Коллетив бердәм, үзенең эшен
белә, алай да, әзер булып торырга кирәк”.
Күчмә киңәшмәдә
шулай ук Вахитов һәм Киров районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов та
катнашты.
Искәртеп үтәбез,
15 октябрьдән Казанның юл хезмәтләре урам-юл челтәрен карауның кышкы режимына
күчте. Татарстан башкаласы предприятиеләре карамагында 513 берәмлек кышкы
җыештыру техникасы бар. Һава шартларының кискен начараю очрагына Казанда “Буран”
оператив планы кертелгән, ул шәһәрдә техника санын 1000 берәмлеккә кадәр
арттырырга каралган.