(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче ноябрь, Михаил Ченцов). Казан Мэры Илсур Метшин “Салават күпере”
территориясендә, биредә яшәүче 30 кеше катнашында, чираттагы эшлекле киңәшмә
үткәрде. Мэр аларга беренче очрашулары нәтиҗәсендә кабул ителгән карарлар
хакында хәбәр итте. Мәсәлән, кыска вакыт эчендә биредә Зилант, Нурихан Фәттах,
Айрат Арсланов урамнарындагы һәм Заречье проспектындагы йортларның ишегаллары
яктыртылды.
Искәртергә кирәк,
3 атна элек Мэр белән очрашуда “Салават күперендә” яшәүчеләр микрорайонда
транспорт йөреше, урам-юл яктыртылышы, балалар сырхауханәсе һәм даруханә буенча
сораулар күтәргән иделәр.
Бүген шәһәр
башлыгы биредә җыелганнарга кайбер карарларны хәбәр итте. Аерым алганда, шәһәр
хакимияте Дәүләт торак фонды белән балалар сырхаухынәсе өчен бина сайладылар.
Алдан сөйләшү буенча, ул Заречье пр-ты, 28 адресы буенча урнашачак. “Киләсе
елга ачылу тантанасы булсын өчен, эшне тиз тотарбыз”, - диде Казан Мэры.
Балалар сырхауханәсе ачылганчы, Юдино бистәсендәге сырхауханәгә кадәр берничә
аз сыешлы автобус йөриячәк. “Сез ярты ел өчен автобусларның җәдвәлен беләчәксез,
биредә балалар сырхауханәсе ачылганчы, сезне йөртәчәкбез”, - дип ышандырды Мэр.
Илсур Метшин
сүзләре буенча, бүгенге көндә шәһәр хакимияте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы
министрлыгы белән берлектә Осиновская һәм Н.Фәттах урамнарын киңәйтү соравын
карый. Моннан кала, ТЭЦ урамыннан “Салават күперенә” илтүче дублер-юл төзү
мөмкинлекләре карала. Тиешле мөрәҗәгать ТР Президенты исеменә җибәрелгән.
Хәзерге вакытта эшләрнең бәясе алдан хисапланган – 120 млн сум. “Киләсе елга бу
сорау чишелер, дип ышанабыз”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Әлеге юл өлешен
капиталь төзекләндергәннән соң, “Салават күперенә” кадәр 62-нче маршрутны
озайту мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлеге вакытта моны эшләргә ЮХИДИ
куркынычсызлык таләпләре мөмкинлек бирми – моның өчен урам яктыртылырга,
тукталыш павильоннары, тукталыш кесәләре ясалырга тиеш.
“Сез мөрәҗәгать
иттегез, без карар кабул итек, Башкарма комитет тарафыннан аңа кул куелган,
әмма ЮХИДИ рөхсәтеннән башка бу эшне башкару мөмкин түгел. Минем шуны әйтәсем
килә, без сезне ишетеп кенә калмыйбыз – карарлар кабул ителде”, - диде Илсур
Метшин.
Биредә яшәүчеләр
дублер-юл төзелгәнче, хәлне яхшырту максатында, Мэрга альтернатив тәкъдим
ясадылар. “Основская урамына параллель Наил Йосыпов урамы бар. Аны Хибин урамы
белән тоташтырып, шәһәргә тагы бер керү-чыгу юлы ясарга кирәк. Бу Осиновская
урамын бераз бушатыр иде”, - диде Алена Шәмсиева инициатив төркем исеменнән.
Шәһәр башлыгы әлеге тәкъдимне анализларга вәгъдә итте.
Беренче очрашу
үткән вакыттан “Салават күперендә” яшәүчеләрдә яңа сораулар барлыкка килгән.
Асия Гыйльметдинова микрорайонда куркынычсызлык мәсьәләсен күтәрде. Ул билгеләп
үткәнчә, микрорайонга үзенең полиция участогы кирәк.
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, полиция пункты
биредә яңа ел башында барлыкка киләчәк.
Башка сораулар
арасында “Салават күперендә” күп функцияле үзәк, почта бүлеге парковкалар ачылу
һ.б. бар иде.
“Һәр сорауны без
комплекслы тикшерәбез, сезнең исемнән әлеге сорауларны Президентка җиткерермен.
Кабул ителгән карарлар хакында үзем хәбәр итәрмен”, - дип тәмамлады Казан Мэры.
Киңәшмәгә
җыелучылар шәһәр башлыгына очрашу өчен рәхмәт әйттеләр. “Безнең диалогта
торуыбыз – бик яхшы”, - дип билгеләп үтте Алена Шәмсиева.
Очрашуга кадәр
шәһәр башлыгы биредәге “Спасение” олылар сырхауханәсен һәм 134-нче балалар
бакчасында булды.
Искәртергә кирәк,
беренче чират кысаларында комплекста 22 йорттан торган 4 квартал төзелә. Торак
массивта 3264 фатирга исәпләнгән 11 йорт эксплуатациягә тапшырылган.