(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы октябрь, Антон Ноздрин). Агымдагы елда Казанда 86 кг наркотиклар
әйләнештән алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда 35 килограммга артык. Шуларның
50 кг якынын синтетик наркотиклар тәшкил итә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов
хәбәр итте.
Аның искәртүенчә,
2016 елдан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте вазыйфалары
Эчке эшләр министрлыгына бирелгән. “Эчке эшләр бүлеге өчен наркотикларның
законсыз әйләнешенә каршы көрәш – яңа юнәлеш түгел. Эчке эшләр министрлыгы
наркотикларга каршы эшчәнлекнең башында торды”, - диде А.Соколов. Аның
сүзләренчә, идарә наркотикларның законсыз әйләнешенә социаль фактор буларак
кына түгел, криминаль хәлгә йогынты ясаучы фактор буларак та карый. Аерым алганда,
агымдагы елның 9 ае эчендә идарә хезмәткәрләре 6,5 мең җинаять эше тикшергән,
шуларның 600-дән артыгы наркотиклар кулланучы затлар тарафыннан кылынган.
Идарә җитәкчесе
хәбәр иткәнчә, ел башыннан 1420 наркотиклар белән бәйле җинаять эше ачыкланган,
бу узган елгы күрсәткечләрдән 21% артык. Судка 511 җинаять эше җибәрелгән,
җаваплылыкка 518 кеше тартылган. Шул ук вакытта, җинаять җаваплылыгына
тартылган кешеләрнең яртысы – 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр.
А.Соколов
билгеләп үткәнчә, җинаятьләрне кисәтүнең төп чарасы булып административ-хокукый
йогынты тора. “Ел башыннан 1800-дән артык административ хокук бозуларга чик
куелды, шул исәптән наркотикларны табиб билгеләвеннән башка куллануның 1000-нән
артык очрагы”, - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, наркоманияне ачыклау
яисә дәвалау турындагы суд карарын үтәмәгән затларны полиция җаваплылыкка тарта
ала.
Алексей Соколов
сүзләренчә, Казанда наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау буенча 31 оешма эшли.
Әмма тикшерүләр аларда кайбер проблемаларны ачыклады. “Реабилитация күбесенчә
реабилитантларның ирекләрен чикләүгә һәм аларны эшче көч итеп куллануга кайтып
кала. Мондый үзәкләрдә, күп очракта, эзләүгә бирелгән кешеләр качып тора, ә
хезмәткәрләр итеп, элек наркотиклар кулланган кешеләр алына”, - дип сөйләде
идарә җитәкчесе.
Полиция даими
рәвештә наркотикларга каршы кисәтү чаралары оештыра. Бәлигъ булмаган балалар
арасында кисәтү чараларын уздыруга аерым игътибар бирелә.
“Бәлигъ
булмаганнарның эшләре буенча инспекторлар куркыныч социаль хәлдә булган
гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирә”, - дип хәбәр итте идарә җитәкчесе. Аның
сүзләренчә, быел 16 ата-ана теркәлгән, 45 наркоман-ата-ана белән кисәтү эшләре
алып барыла.
А.Соколов билгеләп
үткәнчә, кисәтү эшләре наркотикларга каршы эшчәнлекнең төп юнлеше булырга тиеш.
Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, бәлигъ булмаганнар тарафыннан
наркотиклар куллану фактларын дәвалау һәм белем бирү учреждениеләре тарафыннан
яшерү кисәтү эшенә тискәре йогынты ясый. Казан Мэры Илсур Метшин РФ Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесен хуплады: “Рейтинглар өчен
кайгырырга түгел. Без афәтнең масштабын анык белергә һәм аңа каршы бөтен дөнья
белән көрәшергә тиешбез. Мәктәпнең моның өчен дәрәҗәсе төшү турында уйларга
кирәк түгел. Балаларның сәламәтлеге, киләчәге турында сүз барганда, рейтинглар
кирәк түгел”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, җаваплылыкның тулысы белән РФ Эчке эшләр министрлыгы
идарәсенә күчү эшчәнлеккә зыян китермәде. “Җинаять эшләрен ачу артты. Бу
коллективның тәҗрибәлелеге турында сөйли. Наркотиклар сату нокталарын,
кулланучы затларны ачыклау безнең уртак эшебез булырга тиеш”, - диде Казан
Мэры.