(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы октябрь, Михаил Ченцов). Яңа биш еллык халыкны наркотизацияләүне
кисәтү муниципаль программасы кысаларында, Казан бюджетыннан 2017 елда 3 млн
сум бүленде, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе
Айрат Фәизов.
А.Фәизов
фикеренчә, кисәтү эшенең төп звеносы булып укытучылар, педагоглар, мәгариф
өлкәсе хезмәткәрләре тора. “Гаилә һәм ата-аналардан соң, 7 яшьтән бәлигъ
булганчы, мәктәп төп иҗтимагый тәрбияче булып тора, бу исә аерым шартлар таләп
итә. Мәсәлән, профильле бәйге нәтиҗәләре буенча, 2016-2017 уку елында беренчел
кисәтү буенча иң яхшы бүлмәләр 89-нчы мәктәп, 52-нче гимназия, 137-нче һәм
171-нче мәктәпләрдә оештырылган. Биредә ата-аналарга һәм балаларга беренчел методик
һәм юридик ярдәм күрсәтелә, консультацияләр бирелә”, диде чыгыш ясаучы.
Илсур Метшин
комитет рәисе сүзләрен хуплады. “Мин дә сезнең игътибарыгызны кисәтү эшләрен
кечкенәдән, мәктәптән башларга кирәк булуга юнәлтергә теләгән идем. Бу безнең
гомуми бурычыбыз: мәктәпләр, район администрацияләре, җәмгыять, халыкныкы –
бөтен дөнья белән генә без бу афәткә каршы тора алачакбыз”, - дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Чыгышын дәвам
итеп, А.Фәизов кисәтү эшләре спорт һәм иҗади чаралар аша башкарылуын сөйләде. “Физик
культура һәм спорт комитеты күп төрле чаралар оештыра. 30 меңнән артык бала
төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Студентлар өчен төрле фестивальләр оештырыла”, -
дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Социаль үзәкләр
бу эшчәнлеккә зур өлеш кертә. 1995 елдан Казанда “Доверие” балаларга һәм
яшьләргә хезмәт күрсәтү комплекслы социаль үзәк эшләп килә. Ел башыннан анда 30
меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. “Бүген “Доверие” нигезендә төрле
юнәлешләрдә 8 хезмәт күрсәтү оештырылган. Шуларның берсе булып “Роза ветров”
социаль-реабилитация үзәге тора. Биредә наркотиклар куллануны туктаткан затлар
белән эш алып барыла. Март аеннан сентябрь аена кадәр биредә 610 кеше катнашында
540 дәрес уздырылды”, - диде ул. Моннан кала, “Доверие” нигезендә ике телефон
линиясе эшли (8-800-200-0122).
Чыгыш ясаучы
фикеренчә, “Ювента” бүлеге Казан өчен уникаль эшчәнлек алып бара. Аның нигезендә
шартлы рәвештә хөкем ителгән бәлигъ булмаганнар белән кисәтү чаралары
оештырылган. “Башка бүлекләнең эшендә аутрич-эш дигән юнәлешне аерып була. 2017
елның 9 ае эчендә, үзәк хезмәткәрләре тарафыннан, Казан урамнарында 340 шартлы
рәвештә-имин яшүсмер ачыкланды”, - дип сөйләде А.Фәизов. Ул билгеләп үткәнчә,
үзәк территориясендә балаларга авыр хәлдән чыгу буенча ярдәм ителә.
Моннан кала, 2012
елдан Казанда “Молодежный сертификат” республика проекты гамәлдә. Бәлигъ
булмаганнарның эшләре буенча комиссияләрдә теркәлгән балаларны (1094 кеше)
яшүсмерләр өчен клубларга чакырып, аларны кызыксындырган секциягә йөрү
мөмкинлеге бирелә. Мондый балалар белән эшләүче педагоглар өстәмә түләү ала.
“Проект
тәмамлангач, комиссия психолог һәм педагоглар белән берлектә балаларны
теркәлүдән төшерү турында карар кабул итә. Кагыйдә буларак, 70% тәрбияләнүче
учеттан төшә. Проект гамәлдә булган вакытта биредә 399 бала катнашты”, - дип
тәмамлады Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе.
“Статистика
буенча, Эчке эшләр министрлыгы һәм наркодиспансер китергән мәгълүматларга караганда,
башка миллионлы шәһәрләр һәм республиканың башка шәһәрләре белән чагыштырганда,
Казанда хәл яхшырак, саннар шуны күрсәтә. Шулай да, миндә без эшли алган кадәр
эшлибез дигән тәэсир юк”, - дип билгеләде И.Метшин. Ул шәһәргә наркотиклар
белән генә түгел, башка бәйлелекләргә каршы системалы эш алып барырга
кирәклекне ассызыклады һәм Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренә
бу юнәлештә эшчәнлек буенча план формалаштырырга йөкләде.