(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы октябрь, Алсу Сафина). Якындагы 3-4 айда Аккош күлләре системасы –
Якты, Зур һәм Кече күлләр – су белән тулачак. Бүген ТР Премьер-министры Алексей
Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм шәһәр һәм төбәк массакүләм матбугат
чаралары вәкилләре каршында Зөбәрҗәт күленнән Якты күлгә су куу өчен насос
станциясе эшләтеп җибәрелде. Зөбәрҗәт күле җир асты сулары аркылы Куйбышев
сусаклагычы белән тоташкан.
400 мм диаметрлы
суүткәргеч аша су башта Якты күлгә тулачак, аннан Зур, соңрак Кече күлләргә
китәчәк. Тутырылырга тиешле су күләме – 1 447 795 м³ (өстәмә 136 485 м³ яңгыр
сулары һәм кар белән табигый юл белән тулачак). Норматив су күләмен тоту өчен
һәр ел 38 370 м³ су тутырырга кирәк булачак.
Күлләр системасын
экореабилитацияләү проектын республика Хакимияте рәисе мөһим проект дип атады. “Моның
турында берничә ел хыялландык. Барлык структуралар һәм хезмәтләр тарафыннан зур
эш башкарылды һәм нәтиҗәләр бирде”, - дип билгеләде А.Песошин.
“Без моңа озак
килдек. Бүген тарихи вакыйга – күлләрне су белән тутыра башладык”, - дип
билгеләде Казан Мэры үз чиратында.
Шәһәр халкына
шундый бүләк өчен шәһәр Мэры республика Президентына, ТР Премьер-министрына һәм
“ТАИФ” компанияләр төркеменә рәхмәтен белдерде.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, экореабилитация проектына Россиядә тиңдәш проектлар юк. “Бу
беренче адым гына. Икенче этап – төзекләндерү, юллар, кирәкле инфрастуктура”, -
искәртте шәһәр башлыгы.
Татарстан Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман хәбәр иткәнчә, Аккош күлләре территориясен
төзекләндерү проекты Россия Архитекторлар союзы тарафыннан “Зодчество”
фестивалендә көмеш билге белән бүләкләнде. “Хәйриячеләр ярдәме белән әлеге
территорияне үстерүне дәвам итәрбез, дип ышанам”, - дип билгеләде ул. Н.Фишман
хәбәр иткәнчә, алга таба галимнәр белән берлектә күлләрне биореабилитацияләү
проекты әзерләнәчәк, аның буенча күлләр үсемлекләр һәм су хайваннары белән белән
“тутырылачак”.
Төзекләндерү
эшләрен киләсе елда башларга планлаштырыла. Проектның баш архитекторы Лилия
Гыйзәтова билгеләп үткәнчә, концепция буенча, күлләрне үзара җәяүлеләр юлы
белән тоташтыру каралган. Моннан кала, Зур һәм Кече Аккош күлләрендә ике зур
пляж зонасы ясау планлаштырыла.
Искәртергә кирәк,
узган елның август аенда Казанда “Лебяжье” урман-паркын төзекләндерү эшләренә
старт бирелде. Ә экореабилитация эшләре быел башланды.